Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Газетага язылу – гаилә традициясе

Олы Бортас авылында яшәүче укучыбыз Әлфия Бикчәнтәева район газетасына язылу буенча гаилә традициясен дәвам итә, элек кайнанасы да газетага һәрвакыт язылган.

Әлфия Гариф кызы тумышы белән Кыртападан. Заманында Апас һөнәри учлищесын тәмамлап, авыл клубына методист булып эшкә урнашкан. Озакламый эретеп ябыштыручы булып эшләгән Илдар Бикчәнтәевка кияүгә чыккан, уллары Илназ туган. Узган елның ноябрендә ул армиядән кайткан һәм хәзер С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында эшли. 

Бикчәнтәевлар әти-әниләре йортында 20 ел гомер итәләр, хуҗа кеше инде лаеклы ялда, Әлфия исә күптән түгел «Акчарлак» спорт комплексына эшкә урнашкан, шулай итеп, спорт вакыйгалары турында газетабыз аша гына түгел, турыдан-туры беләчәк. Өйдә дә эш җитәрлек – ике сыер, бозау, кош-корт асрыйлар: авылда диванда эшсез утырып булмый. Ә без тагын бер хезмәт сөючән авыл гаиләсенең редакциябез оештырган бүләк уйнатуда җиңүче булуына бик шатбыз…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев