Газета укучылар район тормышы белән кызыксына
Сөйки авылында яшәүче язылучыбыз Юрий Лукин гаилә традициясен дәвам итә – аның әти-әнисе дә һәрвакыт район газетасына язылган.
Юрий Яковлевич гомер буе туган авылында яши һәм эшли. Монастырьдагы СПТУда укуын тәмамлап, механизатор белгечлеге алгач, комбайн штурвалы артына утырып, шунда ук эшкә керешкән. Юрий Яковлевич сайлаган юлына тугры калган, авыл хуҗалыгында эшләвен дәвам итә. Шуңа да ул газетабыз битләрендә чыгучы агросәнәгать секторы вакыйгалары һәм казанышлары турындагы мәкаләләрне кызыксынып укып бара.
– Мин һәрвакыт авылларда ниләр булганы, басу хезмәтчәннәре арасында кемнәрнең алда баруы белән кызыксынам. Хатыным Нина да газетаның бер санын да укымый калмый.
Лукиннар гаиләсенең җирле матбугатка тугрылыгын өйләрендә саклана торган иске саннарның күпсанлы төргәкләре раслый. Алар район газетасына ерак 1968 елдан, ул әле «Кызыл байрак» атамасы белән чыга башлаган чактан бирле языла.
Быел ирле-хатынлы Лукиннар истәлекле датаны – бергә яшәүләренең 55 еллыгын бәйрәм итәләр. Балалары – аларның горурлыгы: кызлары Татьяна Тәтеш гражданнарны яклау көллиятен җитәкли, уллары Виталий махсус хәрби операция зонасында илебез чикләрен саклый.
Безнең газетаны Сатлыган авылында да даими укыйлар. Күптән түгел узган бүләк уйнатуда аларның берсе – Илдус Сәйфиев җиңү яулады. Аны һәм абыйсы Робертны сыер савучы, ферма мөдире булып эшләгән әниләре Рәшидә Сәйфиева тәрбияләп үстергән. Илдус Бәдретдин улы да үзен терлекчелеккә багышлаган: хезмәт юлын соңрак «Кама» дип үзгәртелгән «Ленин юлы» колхозында башлаган.
Үзенең икенче яртысын – Үзбәкстанда туган Люция Череднякованы Илдус Бәдретдин улы 60 яшендә очраткан. Язмыш аларны Кама Тамагында эштә очраштырган, һәм менә ир белән хатын инде 19 ел бергә.
Без ике гаиләне дә җиңүләре белән котладык, аларга бүләкләр тапшырдык, киләчәктә дә газетабыздан аерылмауларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев