Газета – район вакыйгаларыннан хәбәрдарлык ул
Раиса Федоровна Вязникова Ульяновск өлкәсендә туып үскән.
– Хәзер безнең Подгорное авылы юк инде, зират кына бар, анда без кызларыбыз белән бергә елга бер барып, якыннарыбызның каберләрен карыйбыз, - ди ул.
Аның әтисе ветеринария техникумын тәмамлагач, Чкалов өлкәсенә юллама алган. Анда эш вакытында бруцеллез йоктырган һәм могҗиза белән исән калган, шуңа күрә әти-әнисе аңа һөнәрен алыштырырга киңәш иткән. Авырудан терелеп, аякка баскач, тагын бер техникум тәмамлаган һәм ирригация корылмалары буенча белгеч булган. Ул Куйбышев ГЭСын төзүдә катнашкан. Аннары башка төзелешләр дә була, шул рәвешле, яшь инженерның гаиләсенә яшәү урынын еш алыштырырга туры килә, ә Раиса 10 ел эчендә җиде мәктәп алыштыра.
Мәктәптән соң Раиса бик тә математика укытучысы булырга тели, педагогия институтына укырга керергә хыяллана һәм ике ел рәттән үз көчен сынап карый – шул ук вакытта эшли дә, киләсе елга да баллар буенча үтә алмаячагын аңлагач, авыл хуҗалыгы техникумына керергә була.
– Ярый әле миңа бу техникумда укучы бер бик шат күңелле студент кыз туры килде, ул миңа биредә күп төрле һөнәрләр алу мөмкинлеге турында сөйләде. Мин икътисадчыларны әзерләгән курска җиңел кердем. Язмышым шулдыр: гомерем буе диярлек шушы белгечлек буенча эшләдем.
Эшкә урнашыр чак җиткәндә, Раиса инде кияүдә була һәм бала көтә. Ул Кирельский егете Алексей Вязниковка кияүгә чыга һәм алар иренең туган ягына кайталар. Озакламый яшь гаиләдә игезәк кызлар туа. Шул рәвешле, ул эшкә бер елга диярлек соңрак чыга.
Аның тормышында авыл советы рәисе булып эшләгән чор да була.
– Шунысы кызык: минем бабам авыл советы рәисе булган, иремнең бабасы да шушы вазыйфаны биләгән, шуңа күрә бу вазифага алынганда, бер дә гаҗәпләнмәдем.
Бүген Раиса Федоровна – Кирельский авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе.
– Мин газетаны һәрвакыт алдырдым, элек яңалыкларны аның аша гына белә идек. Хәзер дә, гадәттәгечә, кәгазь газетаны кулга алып, типография буяуларын иснисе килә – яшь чактагы кебек, республика һәм район вакыйгаларыннан хәбәрдар булыр өчен газетаны көтеп алабыз.
Раиса Федоровна кайчандыр ире белән бергә күптән күченеп кайткан Кирельский авылында яши, биредә аның балалары туган, бөтен гомере диярлек шунда үткән. Ә без исә укучыларыбызга «Идел таңнары» газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатуда җиңгән әлеге гүзәл ханым турында сөйләвебезгә шатбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев