Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газета бөтен милләт кешеләрен берләштерә

Украиналы Наталия Сердунь инде ун ел Россиядә яши һәм бу еллар дәвамында аның район газетасына язылмый калганы юк.

Ул Кама Тамагында яшәүче абыйсы янына 2013 ел ахырында – Киевта дәүләт үзгәрешләренә китергән чуалышлар башлангач, Украинаның Винница өлкәсеннән күченеп килгән һәм менә инде 10 ел биредә яши, аның туган иле өчен авыр чорда илебез аны кабул иткән, яшәү өчен рөхсәт биргән.

Наталия балачактан инвалид. Украина Советлар Союзы составында булган чорда интернатта укыган, ә бу вакытта украин теле белән беррәттән рус теле дә дәүләт теле була.  “Барлык фәннәр –  арифметика, тарих, география һәм башкалар украин телендә укытылды, - дип искә ала әңгәмәдәшем. - Әмма без рус телен дә аерым өйрәндек”.

Шуңа күрә Наталия Россиягә килгәнче үк рус телендә укый-яза белә, ләкин монда аңа рус телендә аралашырга туры килә, ә бу исә аның өчен авыррак була. Ул район китапханәсенә языла, хәзер анда аны актив китап укучы буларак яхшы беләләр, шунда ук район газетасын укый башлый, бу аңа рус телен шомартырга да, яңа урындагы вакыйгалардан хәбәрдар булырга да, шулай ук аралашуда да ярдәм итә.

– Туганнарым, күршеләрем, үзем яши торган микрорайон –  Южная Околица халкы мине үз итә, хәзер инде үз кешегә әверелдем һәм монда үземне өйдәге кебек хис итәм, - ди Наталия Владимировна. – Россия – тормыш итү өчен дә, сәяхәт кылу өчен дә бик зур һәм кызыклы ил. Мин инде Идел буендагы Лобач тавында гына түгел, Казанда, шулай ук Зөядә, Болгарда, Петербургта һәм Соль-Илецкта булдым – бик ошады.

Ә «Идел таңнарына» ул яшәү өчен рөхсәт алгач һәм инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерүгә үк языла башлый.  Газета укучыбыз  поселокта уздырылачак һәм үткәрелгән чаралар, вакыйгалар һәм бу якның данлыклы кешеләре турында район газетасыннан укып белүе турында әйтте. Мәсәлән, ул һәрвакыт башта булачак, ә аннары үткән концертлар, Яңа ел һәм мәдәният бүлеге үткәргән башка бәйрәмнәр турында игътибар белән укый, чөнки ул үзе дә аларның актив тамашачысы һәм катнашучысы. Шулай ук, инвалидлар җәмгыяте әгъзасы буларак, Наталия бу оешманың эшчәнлеге турындагы язмалар белән кызыксына. «Южная Околица» ТИҮ территориясендә яшәгәнлектән, ул газета аша һәрвакыт иҗтимагый үзидарә эшеннән хәбәрдар, үзе дә микрорайонны төзекләндерү буенча өмәләрдә катнашмый калмый.

Хәзер Наталия Владимировна җомга көннәрендә, һәрвакыттагыча, район газетасын кулына алып, үзе өчен икенче Ватанына әверелгән районның планнары, күптән түгел генә булып узган чаралары, күренекле кешеләре һәм истәлекле урыннары турында укыр өчен киләсе яртыеллыкка янә газетага язылырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев