Гаиләң һәрвакыт синең белән
Осинникилылар арасыннан, иңне-иңгә куеп, бер-берсен кайгыртып, озак еллар бергә бәхетле яшәүче бик күп парларны мисал итеп китерергә була.
Александр Анатольевич һәм Нина Аристарховна Атласовлар 30 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр. Алар зур гаилә стажы белән горурлана ала. Ачык күңелле, кунакчыл, сөйкемле һәм гади кешеләр – бу пар зур хөрмәткә лаек.
Александр Анатольевич һәм Нина Аристарховна Осинникида туып үскәннәр. Биредә яшьлек еллар үткән, балалары туган, хәзер инде оныкларын үстерергә булышалар. Атласовларның ике кызлары Казанда яши, әти-әниләре янына кайтып йөриләр, ә оныклары җәйләрен бик теләп әби-бабайлары янында кунак була. Әбиләре тәмле ризыклар пешерә, бабалары табигатьне яхшы белә, аның белән һәрвакыт кызык.
“Тормышта барысы да була, - ди ир белән хатын. - Иң мөһиме, теләсә нинди авырлыкларны бергә җиңеп чыгу. Бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итү гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыта».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев