Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә бәхетенең сүрелмәс нуры

Южная Околицага илтүче юлдан барганда, якында гына гадәти булмаган конструкцияле ике катлы матур йорт күренеп тора. Поселокка караңгы төшкәндә, гаилә җылысы һәм бәхетенең нуры булып, аның тәрәзәләрендә утлар кабына.

Биредә Лысачкиннар гаиләсе яши. Зур һәм тату гаиләдә ир белән хатын алты бала үстерә. 

Чишмә башы

Зөһрә Хәйруллина үзе дә күп балалы гаиләдә үскән. Ул бакыйлыкка күчкән әнисен олы рәхмәт хисләре белән искә ала. Зөлфия Галәү кызы дүрт кыз тәрбияләп үстергән, җиңел дә булмагандыр: ире гаиләсен ташлап китә, ул чакта Зөһрә әле кечкенә була. Шуңа күрә язмабыз герое тормышта, нигездә, үз көчеңә өметләнергә һәм язмышыңда булган һәр нәрсә өчен җаваплылыкны үз өстеңә алырга кирәклеген кечкенәдән аңлап үсә.

Туган авылында тугызъеллык мәктәпне тәмамлагач, ул Тәтеш педагогия училищесына «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» бүлегенә укырга керә һәм дүрт елдан инде һөнәрле була. Кама Тамагы татар урта мәктәбенә белгечлеге буенча эшкә урнашкач, Зөһрә Ирек кызы педагогик белем алуын дәвам итә, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына читтән торып укырга керә…

Булачак ире белән танышуы һәм гаилә корулары

Ә бу вакытта Иван Лысачкин дигән яшь егет район мәгариф бүлегендә ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Тумышы белән ул Тәмтедән, ләкин соңрак аның гаиләсе район үзәгенә күченгән. 12 яшендә Иван һәм абыйсы әнисез калалар. Бу авыр 90 нчы еллар була, әтиләре яшүсмерләрне булдыра алганча тәрбияләргә тырыша.

«Мин сыйныф бүлмәсендә ремонт ясадым, Иван миңа ярдәм итте, - дип искә ала туксанынчы еллар ахырындагы вакыйгаларны әңгәмәдәшем.  – Шунда ук җаннарыбызның якын булуын аңладык, безгә бер-беребез белән аралашу кызыклы булды һәм шуннан соң инде аерылмадык…

Өч ел очрашып йөргәч, алар гаилә кора һәм 2002 елда бәхетләрен тагын да түгәрәк итеп, беренче балалары – уллары дөньяга килә. Яшь әти-әни  аңа Руслан дип исем бирә.
Үзләре сайлаган язмыш

Руслан тугач, ел ярымнан соң Зөһрә Ирек кызы Кама Тамагы урта мәктәбенә эшкә чыга, анда татар теле һәм әдәбияты укыта, күп тә үтми, гаиләдә икенче уллары Тимур туа.

– Балалар – бәхетебез, - ди герой-ана. - Өченче улыбыз Данил туган вакыт – безнең өчен кискен үзгәрешләр чоры булды. Балаларга бу тормыштагы кирәкле әйберләрне бирә алырбызмы дип икеләндек. Чөнки үземә һәм иремә генә өметләнергә туры килде, шуңа күрә гаиләдә үзара тулы аңлашу булырга тиеш, нәкъ менә ата-ана, беренче чиратта, балаларының киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.   

Һәм Зөһрә белән Иван ныклы карарга киләләр – аларның зур һәм тату гаиләсе булачак.

– Иван һәрвакыт зур гаилә турында хыялланды, чөнки аның әбисе унбер бала үстергән, өендә һәрчак кеше күп булган, ирем әбисе йотында барлык туганнар бергә  җыелганда ничек күңелле һәм рәхәт булганы турында искә ала, - дип сөйли Зөһрә Ирек кызы. 

Һәм алар ире белән гаиләдә муллык булсын өчен тырышып эшлиләр – Иван төзелештә, Зөһрә мәктәптән китапханәгә күчә, ә аннары мәгариф идарәсендә методист булып эшли башлый. Дүртенче уллары Әдел тугач, алар хыялланган үз йортларын төзү зарурлыгы барлыкка килә…

Хыялдагы йорт   

2012 елда, күп балалы гаилә буларак, аларга җир участогы бүлеп бирелә һәм, ипотека кредиты алып, Лысачкиннар йорт төзелешенә керешә. 

Иван йортны металл конструкцияләрдән нык итеп төзергә карар итә. Кирәкле заводны табалар, йорт проектына заказ бирәләр, металл конструкцияләрне Кама Тамагына ике зур йөк машинасында китереп бирәләр һәм төзелеш башланып китә. 

Күп кенә каматамагылылар кырда металл детальләрдән гадәти булмаган конструкция рәвешендә төзелә башлаган йортны күреп гаҗәпләнәләр – ул  чын бинадан бигрәк фантастик корылманы хәтерләтә.

– Ирем бик сабыр кеше, - дип елмая Зөһрә Ирек кызы. - Ул барысын да үзе эшләргә тырыша һәм башкарган эше бик сыйфатлы килеп чыга. Кайвакыт җиңел булмаса да, йортыбыз көннән-көн, елдан-ел биегәя барды. Ләкин Иван йортның матур гына түгел,  шулай ук озакка чыдам һәм уңайлы да булуын теләде. Һәм менә инде дүрт ел без үзебезнең зур йортыбызда яшибез һәм бу безнең өчен олы шатлык…

Яраткан шөгыльләре, казанышлары һәм бүләкләре

Көтеп алган кызлары Зәринәгә инде 8 яшь, ә  төпчекләре Әмир  туганда, Зөһрәнең яше инде 40 тан бераз арткан була, мондый адымга барырга, бигрәк тә алтынчы баланы алып кайтырга сирәк хатын-кыз гына батырчылык итә. Һәм менә ул – безнең заманның сирәк очрый торган хатын-кызы – Зөһрә Хәйруллина.

– Күпләр безнең бу карарыбызга чын күңелдән гаҗәпләнде, аңлап бетермәүчеләр дә булды,  янәсе, үз тормышыңны нигә шулай катлауландырырга, - ди Зөһрә Ирек кызы. - Әмма мин андыйларга күптән игътибар итмим. Социаль яклау бүлегендә эшләгәндә, эш буенча имин булмаган гаиләләрдә еш булырга туры килә иде. Шундый тормышта яшәүләрен күреп, бу балаларны гел кызгана идем. Безнең профилактика берничек тә ярдәм итә алмады, чөнки аларның әти-әниләре кәгазьдә генә ата-ана, ә балаларына алар битараф. Без нәрсә генә эшләсәк тә, бернәрсә дә үзгәрмәде... Әйе, кызганыч, мондый очраклар да бар, ләкин безнең өчен, күпчелек гаиләләр фикер йөрткән кебек үк, балалар – Аллаһ бүләге, аларны бик яратабыз һәм без алар булганга бәхетле.

Аларның гаилә иминлеге дә шуңа нигезләнгән. Халыкта да бит: «Һәр бала үз ризыгы белән туа» дип, юкка гына әйтмиләр. 

Лысачкиннарның өлкән уллары Руслан  Казанның «Метрологик тәэмин итү» ҖЧҖсында үлчәү, сынау һәм навигация өчен кораллар һәм приборлар җитештерү буенча эшли. Ул слесарь, автомеханик, Казанда автотранспорт техникумын тәмамлаган. Икенче уллары Тимур шул ук техникумда 1 курста укый, двигательләр буенча белем ала. Алар спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар: Руслан Казанның «Димарс ДЖ» һәвәскәрләр клубында, ә Тимур районның «Кама» командасында футбол уйный. Икесе дә гитарада уйныйлар,  бу сәләт аларга әтиләреннән күчкән, чөнки Иванның бик кызыклы мавыгуы бар – ул музыкант: җырлар яза, гитарада уйный. Заманында хәтта «Весна» вокаль-инструменталь ансамблендә җырлаган.

Кече уллары да футбол уйнарга ярата, алар спорт мәктәбенә йөриләр, ә Зәринә музыка мәктәбен сайлаган, анда фортепианода уйнарга һәм вокалга өйрәнә. Балаларның укудагы, иҗтимагый тормыштагы һәм спорттагы уңышлары өчен исәпсез-хисапсыз грамоталары һәм медальләре бар. Ләкин шулай да гаиләнең төп бүләге – бу,  әлбәттә, «Ана даны» медале, йөзендә елмаю балкып торган, нәфис, шул ук вакытта шундый көчле һәм зирәк әңгәмәдәшем аның белән 2020 елда бүләкләнгән…

Гаилә традицияләренә мәхәббәт һәм хөрмәт үрнәге

Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан ике ел элек борынгы Болгар шәһәрендә уздырылган тантаналы чарада безнең район делегациясе составында Зөһрә Хәйруллина да катнашкан иде. Ул чакта Зөһрә әлеге сәяхәттән алган онытылмаслык тәэсирләре белән уртаклашты, анда ул үзен зур ислам дөньясының бер өлеше итеп хис итүе турында сөйләгән иде.

Зөһрә Ирек кызы үзенең катнаш гаиләсендә дә татар милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен онытмый һәм балаларына да аларны сеңдереп үстерә. Әниләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә барлык балалары да, шулай ук милләте буенча рус булуына карамастан, ире Иван да татарча белә. Шул рәвешле, ата-ана  үз үрнәкләрендә балаларында гаилә традицияләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, бу исә күп милләтле илебездә бик мөһим мәсьәлә.

Язмамны әлеге искиткеч гаилә яши торган йорт белән башладым, шуның белән тәмамлыйсым килә. Аның тәрәзәләреннән сирпелгән якты нурлар дөньяда туган йорт, аның җылысы һәм гаилә бәхетеннән дә кадерлерәк бернәрсә дә юклыгын искәртеп, юлчыларның күңелен  җылытуын дәвам итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев