Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гади хатын-кызның гади тормыш тарихы

Илүзә Вафина Каратал авылында яши, тумышы белән Бәрлегуҗадан. Без аның белән Иске Казиледәге гражданнар җыелышында очраштык.

1986 елда ул, Олы Карамал мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга китә, анда фотоматериаллар җитештерү буенча «Тасма» предприятиесендә лаборант булып эшли башлый.
90 нчы еллар башында Каратал егетенә кияүгә чыга: Марат Вафин ул чакта армия хезмәтеннән кайткан гына була. Яшь гаилә ирнең туган авылында яши башлый. 

Илүзә Рәшит кызы ун ел Ленин исемендәге колхоз ашханәсендә эшләгән, аннары авыл клубына күчкән һәм бүген дә шунда хезмәт куя, бирегә бәйрәмнәргә, җыелышларга һәм түгәрәкләргә килүче һәркем өчен уңайлыклар тудыра. 

Язмабыз герое ире белән бергә бер дигән уллар тәрбияләп үстергән. Олы уллары Марсель Казан энергетика көллиятендә укып, электрик белгечлеге алган. Армиядә хезмәт итеп кайткач, белгечлеге буенча илебезнең иң зур полимер җитештерүчеләренең берсе булган «Казаньоргсинтез» предприятиесендә эшли. 

Кече уллары Илнур Тәтеш техникумын тәмамлаган, шулай ук армиядә хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычын үтәгән һәм менә инде биш ел Казанда участковый  булып эшли. 
2022 елның сентябрендә илдә мобилизация башлангач, Марсель махсус хәрби операция зонасына китә, бу аның туеннан соң була. Әти-әнисе һәм хатыны Ралия инде икенче ел, яхшыга өметләнеп, аның кайтуын көтәләр. 

– Һәр юлы аның шалтыратуын түземсезлек белән көтеп алабыз, иң мөһиме – исән-сау булсын, - ди Илүзә Рәшит кызы. - Узган елның октябрендә Марсель, безне сөендереп, ялга кайтып килде…

Быел июль аенда Вафиннарның гаилә коруына 32 ел була. Әңгәмәдәшем 15 ел  кайнана белән яшәгән, шуның соңгы ике елында ул урын өстендә яткан кайнанасын тәрбияләгән. Шулай ук 20 елдан артык бергә яшәгән инвалид кайнатасын да караган. Ире белән бергә әти-әниләренә тиешле хөрмәт күрсәтеп, аларны соңгы юлга озатканнар.

Җирлек җитәкчелегенең мондый хезмәтчәннәрне югары бәяләве бик сөендерә. Мәсәлән, гражданнар җыелышында авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев Илүзә Рәшит кызына хөрмәт йөзеннән Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

Әнә шундый игелекле, тырыш гади авыл хатын-кызының гади тормыш тарихы. Безнең көннәрдә кешеләрдә кайвакыт нәкъ менә бу сыйфатлар җитми кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев