Ферма яңадан эшли башлады
Узган атнада Сөйки комплексына мөгезле эре яшь терлекләрнең беренче партиясен кайтардылар.
«Мировет» ҖЧҖ итчелек юнәлеше буенча терлекләр үстерү өчен «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖдан терлекчелек комплексын сатып алган.
Директор Алексей Шайбель газетага мөгезле эре терлекләрнең аксыл-зәңгәр төстәге Бельгия токымын үрчетергә ниятләүләре турында сөйләде. Бүген комплекста ике-дүрт атналык 150 баш бозау бар. Әлегә һәр бозауның үз читлеге һәм үз азык савыты бар, шунда ук сөт кухнясы да урнаштырылган, аларга сөтне алыштыра торган сыеклык һәм катнаш азык бирәләр, дүрт тапкыр ашату процессы оештырылган. Бер үк вакытта комплексны реконструкцияләү эше алып барыла.
– Безнең бурыч процессны мөмкин кадәр автоматлаштыру һәм баш санын арттыру, – диде Алексей Яковлевич. – Тәҗрибәбез бар, бинадан без канәгать, перспективалар яхшы.
Бүген «Мировет» ҖЧҖ Буа һәм Кайбыч районнары фермерлары белән актив хезмәттәшлек итә.
– Без аларга яшь терлекләр, азык китерәбез, ашату һәм карау алгоритмын хәбәр итәбез. Бер шарт – фермерның безнекеннән башка терлекләре булмаска тиеш. Дүрт айга кадәр үскән бозауларны алып китәбез. Кирәкле авырлыкка кадәр җиткерү махсус комплексларда бара. Безнең сату белән проблемалар юк, килешүләр төзелгән конкрет кулланучыларыбыз бар. Сезнең районда башка схема кулланырга карар иттек – мөстәкыйль рәвештә яшь терлекләр үстерә торган комплекс сатып алдык. Әлегә без комплексның бер бинасыннан файдаланабыз. Икенчесендә ремонт эшләре бара, алар төгәлләнгәч, терлекләрне шунда күчерәчәкбез, монда 10 бозауга исәпләнгән читлекләр урнаштырачакбыз, ярыклы идән җәячәкбез. Мин авыл хуҗалыгында 20 елдан артык эшлим, шуңа күрә бу өлкәдә тәҗрибәм зур, нәрсә эшләгәнемне аңлыйм һәм моны ничек дөрес эшләргә икәнен беләм.
Дүшәмбе көнне район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре яшь терлекләргә вакцинация үткәрде.
– Без милекчеләр белән ветеринария килешүе төзергә уйлыйбыз, – диде ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Анна Әкбәрова. – Бу эпизоотик хезмәт күрсәтү дә, дәвалау да. Бозаулар көр, карап торышка сәламәт күренәләр. Шунысы сөендерә: районда шундый зур комплекс җанланды, бераз иртәрәк булса, бинаны ремонтлауга азрак акча тотарга туры килер иде.
Исегезгә төшерәбез, соңгы биш елда районда бердәнбер җәмәгать терлекчелеге объекты булып Караталдагы терлекчелек комплексы калды, анда 300 башка якын сыер асрала. Биредә Көрәле, Каратал, Олы Кариле авылларыннан иң тәҗрибәле терлекчеләр эшли. Быел гына да биредә 100 сыердан 76 бозау китерелгән, бу сан комплекс караган «Красный восток» холдингы буенча уртача күрсәткечтән күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев