Федор Чичеров: «Газетаның һәр санын игътибар белән укыйбыз»
Газетабызның даими язылучылары Кама Тамагыннан Федор һәм Лидия Чичеровлар агымдагы елның беренче яртыеллыгына язылу йомгаклары буенча традицион бүләк уйнатуда җиңүче булдылар.
Газета укучыларыбыз үзләре дә еш кына язма геройларына әверелә.
– Без район газетасының һәр санын җентекләп, бик яратып укыйбыз, - дип уртаклашты Федор Михайлович. - Район тормышы, андагы вакыйгалар, авылларда, бистәләрдә яшәүчеләр турындагы яңалыклар – барысы да аңлаешлы һәм кызыклы итеп бәян ителә. Ә миңа бигрәк тә әдәби әсәрләр һәм сәяхәтләр турындагы язмалар ошый – аларны укыганда, вакыйгаларга чумасың, һәм үзеңне авторлар тасвирлаган вакыйгаларда катнашкандай хис итәсең...
Бер ел элек без ярты гасырлык гаилә тормышын билгеләп үткән Чичеровлар гаиләсе турында язган идек инде. Геройларыбызның уртак яклары балачактан ук күп булган. Икесенең дә әтиләре Михаил исемле – алар Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр узганнар. Шуңа күрә Федор һәм Лидия Чичеровлар – сугыштан соңгы катлаулы чор балалары, алар күп балалы гаиләләрдә үскәннәр, кечкенәдән көч җиткәнчә, һәрнәрсәдә әти-әниләренә ярдәм иткәннәр... Федор Михайлович Мордва Каратае авылында туып үскән, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Казан учет-кредит техникумына укырга кергән һәм, Дәүләт банкының кредит инспекторы белгечлеге алып, юллама буенча Чуашстанның Красночетай районы дәүләт банкына җибәрелә, аннары Татарстанның Сарман һәм Балык Бистәсе районнарында кредит инспекторы булып эшли. Тора-бара туган районына әйләнеп кайта, башта Олы Карамалдагы «Большевик» колхозында баш хисапчы ярдәмчесе, аннары Кама Тамагы авыл хуҗалыгы идарәсенә колхоз исәбе буенча икътисадчы булып урнаша. Менә шул вакытта Федор Чичеров ветеринария техникумын тәмамлаганнан соң безнең поселокка килгән Лида исемле кыз белән таныша.
Лидия Михайловна тумышы белән Буа районының Ырынгы авылыннан, алты балалы гаиләдә үскән. 11 нче сыйныфтан соң, паспорт алып, Чабаксарга китә, анда 2 нче номерлы йон эрләү фабрикасына урнаша. Һөнәри училищеда штукатур-малярга укый һәм инде документларын төзелеш техникумына тапшырган була, ләкин дус кызы бергә Буа ветеринария техникумына керергә күндерә…
Ветеринария фельдшеры Лидия Матросова, техникумны тәмамлаганнан соң, Кама Тамагындагы терлек авыруларына каршы көрәш станциясендә эшли башлый. Федор белән Лидиянең язылышулары кияүнең туган көне алдыннан була, бу 24 августка туры килә – шулай итеп, Чичеровлар гаиләсендә бу дата – икеләтә бәйрәм.
Бер елдан яшь гаиләдә кызлары Ирина туа, Федор Михайлович ул вакытка район финанс бүлегендә контроль-ревизия идарәсендә ревизор булып эшли. 1980 елда уллары Александр тугач, гаилә башлыгы Казан финанс-икътисад институтына читтән торып укырга керә, тора-бара югары белем ала, бу аңа алга таба салым инспекциясендә 3 ранг инспекторы булып эшләгәндә дә кирәк була.
Ә Лидия Михайловна үзенең 33 еллык хезмәт эшчәнлеген ветеринариягә багышлаган, ветеринария дәваханәсендә фельдшер булып эшләгән, өстәвенә 20 елдан артык ул бер үк вакытта ветеринария даруханәсе мөдире дә булып хезмәт куйган, һәм район халкы ачык йөзле, сөйкемле һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер әлеге ханымны яхшы хәтерли.
Чичеровлар өчен тормышта иң мөһиме – гаилә. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, инде дүрт оныклары үсеп җиткән. Федор Михайлович белән Лидия Михайловна инде ярты гасырдан артык үзара ярдәмләшеп яшиләр. Ә без язылучыларыбызга бүләк тапшырып, аларга нык сәламәтлек һәм алга таба әле озак еллар газетабызның тугры укучылары булып калуларын теләдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев