ФӘРИТ МӨХӘММӘТШИН: “Урыным илебезне яклаучылар янында”
Фәрит Мөхәммәтшин 2022 елның ноябрендә хәрби комиссариатка үзе барган һәм үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән.
Газетабыз аның турында моннан ике ел элек язган иде. Аны хатыны һәм сеңлесе озатып калды.
«Ул вакытта минем барлык дусларым да диярлек мобилизацияләнде, ә миңа повестка килмәде, шуңа күрә минем дә урыным егетләр янында дигән карарга килдем, монда кала алмадым.
Казанда ЭКСПОда өйрәнүләр уздык, отрядыбыз командиры якташыбыз Артур Әсхәдуллин иде. Ә Донецк Халык Республикасына килгәч, безне төрле хәрби частьларга тараттылар, анда инде бу вакытка югалтулар башланды. Мин разведка ротасына эләктем. Бурычыбыз – дошман гаскәрләре һәм техникасы урнашкан урынны тикшерү, командирларга мәгълүмат тапшыру. Без сугышка керергә тиеш түгел. Беренчедән, 3-4 кешелек зур булмаган төркемнәрдә йөрибез, икенчедән, эшебезне шыпырт кына башкарырга тиеш. Тик шулай да штурмнарда катнашабыз».
Фәрит инде өченче тапкыр ялга кайткан, бәхеткә, яралары юк, әти-әнисе һәм хатыны моңа бик шат. Узган елның декабрендә ул, хәрби хезмәткә килешү төзеп, контрактчылар разрядына күчкән.
Фәрит Рудник урта мәктәбен тәмамлаган, укыганда спорт белән актив шөгыльләнгән, командалы уен төрләренә – волейболга, хоккейга өстенлек биргән, әлеге уеннар нәтиҗәсендә ия булган чыдамлылык, тырышлык кебек сыйфатларның хезмәттә кирәге чыккан. «Мин үземнең һәр хезмәттәшемә ышанам, аларның берсе дә мине бәладә ялгызымны калдырмаячак», - ди Фәрит.
Техниканы яратуы булачак һөнәрен билгеләгән. Мәктәпне тәмамлагач, ул механизатор һөнәрен үзләштерә һәм армиягә китә. Мобилизация алдыннан Казанның склад комплексларының берсендә төягечтә эшли.
Фәритнең әтисе Ильяс Мөхәммәтшин – элеккеге полиция хезмәткәре, ул озак еллар участок инспекторы булган, 2002 елда Чечен республикасына җибәрелгән, анда берничә ай тәртип торышын күзәткән. Хезмәт юлын хокук саклау органнарында дежур часть хезмәткәре буларак тәмамлаган. Шуңа күрә Фәрит өчен әтисе ныклык һәм батырлык үрнәге дип ышанып әйтергә була.
«Улыбыз өчен бик борчылабыз, - ди әнисе Саимә Мөхәммәтшина. - Мин беләм, ул җиңү яулаганчы көрәшәчәк. Тизрәк бетсен иде инде бу афәт».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев