Эшмәкәрләр тәҗрибә уртаклашты
Район башлыгы Наил Вазыйховның ТР Рәисе катнашындагы киңәшмәдәге чыгышы алдыннан безнең районда министрлыклар вәкилләре булды.
Алар берничә сәнәгать объектында булды һәм эшмәкәрләр белән очраштылар.
Безнең районда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Сәрия Сираҗиева, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фонды вәкилләре җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе булды.
Сәфәр барышында министрлык- ның эш төркемен район башлыгы озата йөрде, делегация Куйбышев исемендәге ремонт базасына барды. Аларны предприятиенең генераль директоры Олег Тюшевский каршы алды, ул җитештерүнең төп юнәлешләре, предприятиенең якын киләчәккә бурычлары һәм планнары турында сөйләде.
Аннары делегация гипс чыгару һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче «Гипс компаниясе» ҖЧҖда булды. Предприятиенең генераль директоры Станислав Петров кунакларны цехлар буйлап озата йөрде, алар анда гипсокартон җитештерү процессын күрделәр, шулай ук завод лабораториясендә булдылар.
Киләсе объект «Кама Тамагы гипс руднигы» АҖ булды. Предприятиенең генераль директоры Зөфәр Гарәфиев җитештерү эшенә яңа технологияләрнең кертелүен, гипс чыгару процессын күрсәтте. Бүгенге көндә предприятие динамик үсештә.
Аннары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре республика лизинг компаниясе, эшмәкәрлеккә ярдәм фонды, ТР Гарантия фонды вәкилләре белән берлектә район эшмәкәрләре белән очрашу үткәрде.
Министр урынбасары Сәрия Сираҗиева «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында гамәлдәге ярдәм чаралары турында сөйләде, эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде.
Республика лизинг компаниясенә ярдәм программалары зур кызыксыну уятты, бизнес өчен җиһазларны 8,5% ставкасы буенча, шулай ук «Партнерлык финанславы» программасы кысаларында алырга мөмкин.
Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды вәкиле бизнеска ярдәмнең фонд тарафыннан гамәлгә ашырыла торган гамәлдәге финанс һәм финанс булмаган чаралары белән таныштырды, маркетплейсларга чыгу өчен эшмәкәрләргә нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.
Эшмәкәрләр борчыган бизнес мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм тәҗрибә белән уртаклаштылар. Мәсәлән, Наил Сиразаев, ярдәмнән файдаланып, районда «Богород ярминкәсе» сәнәгать мәйданчыгын төзү һәм аккредитацияләү белән шөгыльләнә. Ул эшмәкәрлеккә ярдәм фонды аша микрозайм алу тәҗрибәсе белән уртаклашты: «Микрофинанс продуктына гариза әзерләүдә проблемалар булмады, документларны бик тиз карадылар, ТР Гарантия фонды ярдәменнән соң, хупланган займ күләмен икеләтә арттыруга ирешеп булды, гади банклар мондый кредит шартларын тәкъдим итми: түбән процент, түләү срогы 3 елга кадәр. Бу бизнеска зур ярдәм».
Икенче көнне крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре белән очрашу булды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге җитәкчесе Александр Малокин, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясе үстерү буенча компетенция үзәге» ДБУ директоры Диләрә Шувалова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, КФХ башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында белгечләр дәүләт ярдәме программалары һәм грантлар, субсидияләр алу буенча конкурслар турында тулы мәгълүмат бирделәр. Катнашучылар авылда хуҗалык итүнең кече формалары турында фикер алышты, аларны үстерүгә бәйле проблемалар, крестьян-фермер хуҗалыкларындагы бурычлар һәм мәшәкатьләр турында сөйләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев