Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләнмәләрендә күңел җылысы

Һәр эшләнмәгә күңел җылысын салып, бизәнү әйберләре остасы кызын да иҗатка җәлеп иткән.

Мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга кергәндә, Олы Салтык авылында туып-үскән Гөлүсә Зыятдинова кайчандыр авторлык бизәнү әйберләре ясау остасы булачагын күз алдына да китермәгәндер. Югары уку йортын тәмамлап, һөнәр алгач, ул Казанда 3 ел математика һәм информатика укытучысы булып эшләгән. Ләкин гаилә шартлары аны туган районына кайтарган һәм биредә аның үз брендын булдыру тарихы башланган.

«Балачакта мин сәйләннән гади һәм исемле беләзекләр ясый идем. Бу хобби гына булды, мәктәпне тәмамлагач, мин аны оныттым, - ди Гөлүсә. - Ике ел элек танышым үзе ясаган бизәнү әйберләрен күрсәтте. Шул вакытта үз кулларым белән шундый кызыклы әйберләр ясарга теләвемне аңладым. Һәм менә агымдагы елның гыйнварыннан бирле тәсбихләр, автомобильләр өчен эленмә бизәкләр, муенсалар, алкалар һәм беләзекләр ясыйм».

Үз эшендә ул табигый ташлар, сәйләннәр һәм сыйфатлы гипоаллерген фурнитура гына куллана, эшләнмәләр каралмый һәм дөрес кулланган очракта хуҗасын озак вакыт куандыра.

«Һәр эшләнмәгә күңел җылымны салам. Иҗади процесс һәм уңай бәяләмәләр миңа киләчәк үсешем өчен зур этәргеч һәм илһам бирә, - дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. - Бизәнү әйберләре ясау минем өчен чын йолага әверелде: кызыклы подкастлар кабызам яки кәефемә туры килгән музыканы сайлап алам һәм тулысынча иҗади агымга чумам. Шулай итеп, һәр эшләнмә аерым энергия белән барлыкка килә».

Гөлүсәнең иҗат эшчәнлегендә кызы Язилә дә актив катнаша, ул уникаль идеяләрен тәкъдим итеп кенә калмый, балалар өчен бизәнү әйберләре дә ясый. Аның эшләнмәләрен Сабан туе һәм Алма Спасы кебек бәйрәмнәрдә дә күрергә мөмкин.

Уртак мавыгу гаиләне берләштерә, әни белән кызны тагын да якынайта, аларга иҗат процессыннан ләззәт алу һәм казанышлары белән уртаклашу мөмкинлеге бир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев