Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Еракта булсак та, йөрәктә

Бу дөньяда һәр кешенең йөрәгендә туган туфрак, туган нигез, ата-анага булган мәңге сүнмәс тирән ярату, ихтирам хисләре ята. Тормыш, язмыш, җилләре үсеп буй җиткәч тә адәм баласын бу кадерле нәрсәләрдән аерып кайларга гына таратмый да, читтә яшәтми икән?! Була вакыт- бер очрашып күрешү, сөйләшү өчен әллә ниләр бирердәй буласың, күңелләрдә...

Бу дөньяда һәр кешенең йөрәгендә туган туфрак, туган нигез, ата-анага булган мәңге сүнмәс тирән ярату, ихтирам хисләре ята. Тормыш, язмыш, җилләре үсеп буй җиткәч тә адәм баласын бу кадерле нәрсәләрдән аерып кайларга гына таратмый да, читтә яшәтми икән?! Була вакыт- бер очрашып күрешү, сөйләшү өчен әллә ниләр бирердәй буласың, күңелләрдә сагыну, җирсү хисләре әнә шулай баш калкыта. Әйе, һәр кешегә канат җәеп очар, чирәмдә аунап үсәр өчен, хатирәләр яңарту, сагыну-сагышларны басар өчен дә туган җире кирәк. Туган җир йөрәктәге ташларны да эретә ул.
Районыбызда күркәм традициягә кереп баручы "Авыл бәйрәмнәре" үткәрү очрашулар, күрешүләр өчен матур чара булып тора. Узган шимбәдә бу бәйрәм Кече Карамал авылында авыл мәдәният йорты янындагы иркен, матур мәйданда шаулап-гөрләп узды. минем авылдашларым исә һәр бәйрәм чарасына актив әзерләнеп, нечкәлекләренә кадәр уйлап, һәр кешенең күңелендә җуелмас тәэсирләр калдырырлык оста итеп оештыра белә. Бу юлы да шулай булды. Матур флажоклар, шарлар белән бизәлгән күңелле, дәртле җырлы агылган мәйданга халык агылды. Һәр җирдә исәнләшеп, кочаклашып күрешүләр, хәл-әхвәл сорашу. Халыкның, читтә яшәүче кайткан авылдашларның, кунакларның күплегенә сокланып, гаҗәпләнеп ирексездән райондашыбыз, шагыйрь Хәмит ага Вәлидинең "Кече түгел көчле Карамал" дигән шигъри юллары күңелгә килде. Көчле Карамал үзенең матур, батыр, эшчән халкы белән!
Бәйрәм тантанасын авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин котлау сүзе белән ачты. Үзенең чыгышында ул киләсе елларда бәйрәм алдыннан бердәм булып авыл урамнарын, зиратларны тәртипкә китерү теләген җиткерде. Район хакимияте исеменнән МР башкарма комитет урынбасары Газинур Габидуллин сәламләде. Аннан сүз авылның имам-хатыйбы Галимов Яхут абыйга бирелде. Авылыбызның күрке, горурлыгы булган мәчеттән азан тавышы яңгырады, гыйбрәтле вәгазь тыңлап күңелләр нечкәрде. Китапханәче Зөһрә Рәхимова сүз алып, кыскача авыл тарихы белән таныштырды. Авыл көненең бай эчтәлекле программасын Гөлнур Гыйззәтова матур эчтәлекле шигырьләр белән оста алып барды. Авыл үзешчәннәре белән бергә, район һәвәскәрләре Фәрит Садыйков, Суфия Габидуллина, гармунчы Рамил Шәймәрданов башкаруындагы чыгышларны тыңлап халык рәхәтләнеп ял итте.
Җыр-биюле чыгышлар күп еллар колхоз рәисе, авылда ничәмә-ничә яшь буынга башлангыч белем бирүче, авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүче, иң яхшы терлекче, механизатор булып лаеклы ялга китүчеләр, иң күп бала тәрбияләүче ана, авылның иң өлкән кешеләре, агымдагы елның юбилярлары, яңа туган сабыйларның ата-аналарына, 1 сыйныфка керүче балаларга, яңа хәрби хезмәттән кайткан егетләргә, авыл активларына, дини йолаларны башкаручыларга истәлекле бүләкләр тапшыру белән үрелеп барды. Бәйрәмнең икенче өлешендә чүлмәк вату, әйбер кисү, кашыкка йомырка кабып, капчык киеп йөгерү, катыктан акча эзләү кебек күңелле уеннар уздырылды. Уенда катнашырга теләүчеләр күп булды - бүләкләре генә ни тора бит! Бәйрәмне үткәрүдә авыл халкының, читтә яшәүче авылдашларыбызның матди ярдәме зур булган. Бәйрәмнең спонсорлары булган авылдашларыбыз- Шиһапова (Гыймадиева) Рушания, Моталлапов Рафис, читтә яшәүче авылдашлар белән элемтәгә кереп зур суммада акча җыйган Галиуллина Вәсилә, шулай ук Иске Казиле авылыннан сөт җыючы Равил Кадыйров, Затоннан шәхси эшмәкәр Алена Мөхәммәдуллинага зур рәхмәт сүзләре җиткерелде. Бәйрәмгә җыелган һәрбер кеше өчен мул чәй табыны да әзерләнгән иде. Күмер самоварлары, кайнар пар чыгарып өстәлгә бер-бер артлы килә торды.
Бәйрәмнән һәркем канәгать калды. Мондый очрашуларның дәвамлы булу теләге җиткерелде. Гөлчирә Моталлапова шәхсән авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллинга халык белән һәрвакыт уртак тел табып, киңәшеп эшләве, шулай ук авыл интеллигенциясенә, активларга зур рәхмәт белдерде.
Алда тагын һәркайсыбызны туган авылыбызда күңелле очрашулар көтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев