Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Энергетиклар акциясе

4 июньдә Буа электр челтәренең "Сетевая компания" ААҖ Кама Тамагы район электр челтәре белән берлектә "Идел" савыктыру лагерында "Куркынычсыз каникул" акциясе үткәрде. Бию мәйданына җыелган балалар һәм тәрбиячеләргә Буадан хезмәтне саклау инженеры Ирек Хөснетдинов һәм РЭС баш инженеры Марат Насретдинов сәламләү сүзе белән чыкты. Буадан килгән яшь энергетиклар Тимур Җиһаншаи,...

4 июньдә Буа электр челтәренең "Сетевая компания" ААҖ Кама Тамагы район электр челтәре белән берлектә "Идел" савыктыру лагерында "Куркынычсыз каникул" акциясе үткәрде. Бию мәйданына җыелган балалар һәм тәрбиячеләргә Буадан хезмәтне саклау инженеры Ирек Хөснетдинов һәм РЭС баш инженеры Марат Насретдинов сәламләү сүзе белән чыкты. Буадан килгән яшь энергетиклар Тимур Җиһаншаи, Алсу Газизова, Артур Мөбәрәкшин, Гөлчәчәк Мостафина, Айдар Төхвәтов, безнең районнан Айгөл Зарипова, Вероника Хәйруллина, Алексей Нестеров балалар өчен матур бәйрәм әзерләгән иде. Алар балаларга уен формасында, сәхнәләштерелгән тамаша ярдәмендә электр һәм электр приборларыннан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләделәр. Ирек Бәдретдин улы манекында беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен күрсәтте. Балалар манекында йөрәккә массаж һәм үпкәләрне ясалма җилләү алымына йөрәнде. Аннары төрле эстафеталар, капчык киеп йөгерү, туп ыргыту ярышлары башланды. Балалар челтәр компаниясеннән алынган призлар һәм уеннардан канәгать калды. Энергетиклар ел саен үткәргән әлеге акция матур гадәткә керде. Бәйрәшм оештырганнары һәм яшь буын турында кайгыртулары өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев