Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Элемтә батальонында ике ел

Клавдия Петровна Липатова – сугыш ветераны, озак еллар редакциядә хисапчы булып эшләгән.

Клавдия Петровна белән эшләгән барлык элеккеге хезмәткәрләр аны яхшы сүз белән генә искә ала.

1941 елда, 18 яшендә, ул әнисе белән Казан каймасы төзелешендә катнашкан.

«Безне әни белән Тәтешкә җибәрделәр, ә сеңлем, ул вакытта аңа 11 яшь иде, өйдә үзе генә калды. Берзаман артыбыздан Тәтешкә җәяү килеп җиткән. Ничек тапкандыр. Ә 1942 елда мине армиягә чакырдылар. Ике ел Мурманскида 336 нчы аерым элемтә батальонында хезмәт иттем».

Сугыштан соң туктаусыз эшләгән. Өч кыз үстергән. 58 яшендә пенсиягә чыккан һәм балалары янына шәһәргә күченгән. Ләкин ул һәр җәй Кама Тамагына кайта иде. 

Сугыш ветераны буларак, Клавдия Петровнага фатир бирелгән, ләкин ул анда ялгызы гына яши алмаган.

«Мин һәрвакыт балаларым һәм оныкларым белән, үземә генә кыен, күңелсез. Ә гаиләдә мәшәкатьләр белән көннең ничек узганын сизмисең дә», - дигән иде ул 2017 елда соңгы тапкыр очрашкач. Клавдия Петровна ахыргы көннәренә кадәр кызларының, оныкларының һәм оныкчыкларының кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев