Электрон хезмәтләр – вакыт таләбе
Агымдагы елның беренче ярты елында татарстанлыларга 24,9 млн. электрон хезмәт күрсәтелгән, бу исә 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда 76 процентка артык. ТР дәүләт хезмәте порталы битләрен 116,5 млн.карап чыгу һәм 15 млн.тапкыр кереп карау теркәлгән. Гражданнарның шәхси кабинетлары саны 33 процентка арткан- 1,38 млн.га җиткән. Татарстан халкы ТР дәүләт...
Агымдагы елның беренче ярты елында татарстанлыларга 24,9 млн. электрон хезмәт күрсәтелгән, бу исә 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда 76 процентка артык. ТР дәүләт хезмәте порталы битләрен 116,5 млн.карап чыгу һәм 15 млн.тапкыр кереп карау теркәлгән. Гражданнарның шәхси кабинетлары саны 33 процентка арткан- 1,38 млн.га җиткән. Татарстан халкы ТР дәүләт хезмәте порталы аша 1 млн.артык электрон гариза биргән, бу 2014 елның беренче ярты елы белән чагыштырганда 64 процентка артык.
Бүгенге көндә Татарстанда 222 хезмәт һәм сервис электрон төргә күчерелгән. ТКХ тармагында электрон хезмәтләр, табибка язылу, ЮХИДИ электрон хезмәте, балалар бакчасына электрон чират, шулай ук элемтә һәм интернет хезмәтләренә түләү халык арасында аеруча популяр кулланыла. ТР муниципаль берәмлекләр рейтингында безнең район электрон хезмәтләр күрсәтү фактлары буенча бишенче урында тора. Мең кешегә исәпләгәндә Балык бистәсе, Түбән Кама, Зәй районнарында һәм Казанда электрон хезмәтләрдән безгә караганда күбрәк файдаланалар. Массакүләм мәгълүмат чараларында зур агитация эше электрон хезмәтләрне популярлаштырырга ярдәм итте. Безнең укучыларыбыз "IT" конкурсында актив катнаша. Алар әти-әниләрен, әби-бабайларын электрон хезмәтләрдән кулланырга өйрәтеп, баллар җыя. 1 августтан 30 ноябрьгә кадәр "IT" конкурсның икенче этабы башланды. Яңа призлар барлыкка килде. Икенче этапта «иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр заманча смартфон ота. Моннан тыш, дәүләт хезмәте порталында аерым сервислардан кулланган өчен бонуслар да яңача исәпләнә. ТКХ хезмәтләре түләгәндә һәм кулланучының шәхси кабинетында ЕСИАны беркеткәндә баллар күбрәк бирелә.
"Кама Тамагы районының мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау үзәге" МУ директоры Рамил Хәйруллин әйтүенчә, безнең район халкы тарафыннан электрон төрдәге хезмәтләр куллану буенча алдагы урыннарда барса да, коммуналь хезмәтләр өчен айның соңгы көннәрендә банкларда чират торып элеккечә түләүчеләр күп әле. Яңача яшәргә өйрәнеп вакытыгызны, акчагызны экономияләргә була бит. Кама Тамагы һәм апас районнарында пенсия фонды идарәсе пенсионерлар өчен ел саен компьютер грамоталыгы курслары оештыра, аны тәмамлаучылар Татарстан Дәүләт хезмәте порталы аша өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләргә түли ала. "Ак Барс онлайн" һәм "Сбербанк онлайн" шәхси кабинетлар аша коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез түләп була. ЕРЦ счет куйганчы түли башласагыз, экранда операцияне башкаруда хата булуын күрсәтергә мөмкин.
Предприятие һәм оешма җитәкчеләре, укытучылар һәм яшьләр арасында кулланучылар саны күп. Яшь ата-аналар "электрон балалар бакчасы"ннан уңышлы куллана, алар мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә чиратта үз урыннарын күрә ала. ТР дәүләт хезмәте порталының куркынычсызлык системасы алга киткән. Кулланучыларның банк карталары мәгълүматлары серверда сакланып калмый, бу исә мәгълүматның алдаучылар кулына эләгүеннән өстәмә саклауны тәэмин итә. Виртуаль карталар чыгару ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша түләгәндә комиссияне бетерү юнәлешендә мөһим адым булды. Виртуаль карта ярдәмендә порталда да, мобиль кушымтада да теләсә-нинди хезмәтләргә комиссиясез түләргә мөмкин.
Виртуаль карта бер елга чыгарыла. Аны теләсә кайсы банк картасыннан 5 мең сумнан алып комиссиясе тулыландырырга мөмкин. Портал кулланучының шәхси кабинетында виртуаль карта буенча барлык түләүләр турында тулы мәгълүматны бирә. Түләүләрнең хезмәт картасына бәйләнеше булмау онлайн түләү үткәргәндә өстәмә саклауны тәэмин итә. 22 июльгә дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучы 2480 кеше виртуаль картага заказ биреп, аларны 4 млн.сумнан артыкка тулыландырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев