Элеккеге танышлар
Чабыр җыенына Балчыклыдан күренекле эшмәкәр һәм меценат Илһам Шиһаповның әнисе Нурия Шиһапова да килгән иде.
Нурия Хәниф кызы туган авылында 20 ел почтада эшләгән һәм без аны 13 июльдә билгеләп үтелә торган Россия почтасы көне белән котладык.
– Илһам Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, өч ел Олы Бортас мәктәбендә директор булып эшләде, – диде Нурия апаны озатып йөрүче Рокыя Нигъмәтҗанова. – Аннан соң Казанга китеп, берничә ел Яшьләр үзәгендә эшләде, аннары үз эшен ачты. Ул безнең авылның иң актив иганәчесе.
Нурия Хәниф кызы озак еллар почтада Разия Гыйззәтуллина белән бергә эшләгән.
– Хәзер аның эшен Балчыклыдан менә дигән хат ташучы Әнисә дәвам итә, – диде Нурия Шиһапова. Ә без Әнисәне газетабызның иң актив ярдәмчесе буларак та беләбез.
Илдар Шиһапов, абыйсының тәҗрибәсе белән илһамланып, аның эзләре буенча киткән һәм сөт бизнесы белән шөгыльләнә башлаган. Бүген алар уңышлы эшмәкәрләр, икесе дә туган авылларына ярдәм итәләр, анда яшәүчеләр өчен бик күп игелекле эшләр башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев