Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эфирда Мәрьям Хәйруллина

«Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче Мәрьям Хәйруллина «Шаян ТВ» телеканалында уздырылган «Тукай оныклары» программасында катнашты. Ул Шәүкәт Галиевнең «Ах, тешем!» шигырен сөйләде.

– Быел гыйнварда без съемкаларда төшүдә катнашуга гариза бирдек. Ярты ел буе җавап булмагач, сайлап алу аша үтмәдек дип уйладык, - диде Мәрьямнең әнисе Гөлия Хәйруллина. – Ниһаять, Казанга чакыру хәбәре алдык. Бер атнадан Мәрьям белән инде студиядә идек.

«Шаян ТВ» – татар телендә эшләүче беренче балалар каналы, аның төп бурычы – кечкенәдән татар теленә мәхәббәт һәм бу телдә аралашу теләге тәрбияләү.

Мәрьям 3 яшеннән бирле татарча шигырьләр сөйли. Өйдә татар телендә генә аралашалар, бигрәк тә Мәрьямнең әтисе Фирдүс Хәйруллин туган телне саклауда актив позициядә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев