Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары бүген дә сафта

Кама Тамагында Россия Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көне билгеләп үтелде.

Муниципаль район Советында һәм Башкарма комитетында гына да биш ветеран эшли, районыбыз файдасына хезмәт итүен дәвам итә. Алар – район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов, административ комиссия секретаре Геннадий Вахромов, коррупциягә  һәм террорчылыкка каршы эш буенча район башлыгы ярдәмчесе Дмитрий Россиев, мобилизация эше секторы мөдире Таһир Хөснетдинов, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия җитәкчесе Рамил Хәйруллин. Элеккеге хезмәткәрләр каравылда, янгынга каршы хезмәт отрядларында эшлиләр, җирлекләргә җитәкчелек итәләр, үзләренең бәһасез тәҗрибәләрен яшь хезмәткәрләргә тапшыралар.

Эчке эшләр министрлыгы ветераннары әһәмиятле вакыйгалардан читтә калмый. Александр Бурнашев һәм Эдуард Идиятуллин махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәннәр. Илдар Гыйльфанов, эчке эшләр бүлегендәге хезмәтен тәмамлаганнан соң, актив волонтерга әверелгән. Безнең газета аның махсус операциядәге солдатларга күрсәткән ярдәме турында берничә тапкыр язды. Күптән түгел генә хәрби операция зонасына «Әхмәт» отрядына дизель-генератор, шулай ук якташларыбызга куркыныч җайланма якынлашуын сизеп, сигнал бирә торган антидром сатып алып җибәргән.

«Ветераннар көнендә без хезмәт елларын искә алу, актив хезмәттәшләребезне билгеләп үтү өчен бүлеккә җыелдык, - дип хәбәр итте газетага район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Рәфит Идиятов. – Актив волонтерлык эшчәнлеге өчен Илдар Гыйльфановка эчке эшләр органнары ветераннарының республика советы исеменнән Мактау грамотасы тапшырылды».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев