Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшсезлектән яклыйк

Илебездә эшсезлек һәрвакыт булган. Шактый кеше эшсезлектән интегә. Илебез Конституциясе барлык россиялеләргә хезмәткә хокук гарантияли. Районыбызда гражданнарны эшсезлектәк саклау функциясен халыкның мәшгульлек үзәге башкара. Агымдагы елның 1 маена районның мәшгульлек үзәге органында эшсезлек буенча теркәлгән гражданнар саны төгәл 82 кеше, бу икътисадый актив халыкның 1,1 процентын тәшкил итә. Узган елда...

Илебездә эшсезлек һәрвакыт булган. Шактый кеше эшсезлектән интегә. Илебез Конституциясе барлык россиялеләргә хезмәткә хокук гарантияли. Районыбызда гражданнарны эшсезлектәк саклау функциясен халыкның мәшгульлек үзәге башкара.
Агымдагы елның 1 маена районның мәшгульлек үзәге органында эшсезлек буенча теркәлгән гражданнар саны төгәл 82 кеше, бу икътисадый актив халыкның 1,1 процентын тәшкил итә. Узган елда әлеге күрсәткеч шул чорда 1,8 процент булган.
Мәшгульлек хезмәте органы ярдәмендә агымдагы елның гыйнвар-апрелендә 36 кеше эш тапкан, шуларның 16сы (14%) даими эшкә урнаштырылган. Дүрт айда 12 эш бирүче халыкның мәшгульлек үзәгенә 80 вакансия тәкъдим иткән, шуларның 45е - эшче белгечлекләре буенча.
Биш кеше мәшгульлек үзәге юлламасы белән районда таләп ителгән һөнәрләр буенча укырга җибәрелгән. Хәзерге вакытта үзәк «С» һәм «Д» категориясенә транспорт йөртүчеләр укытуга төркем җыя, ул үзәк хисабына оештырыла. Эш бирүчеләр тарафыннан электрик, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, автомобиль йөртүче, электр монтеры, механизатор белгечлекләре аеруча күпләп сорала. Авыл хуҗалыгы тармагында ветеринария табибы, агроном, башка тармакларда тәрбияче, спорт инструкторы белгечлекләре, шулай ук техник белгечлекләр эш бирүчеләр тарафыннан аерым билгеләп үтелгән.
Һөнәр сайлаучылар (укучылар өчен), аңа ия булучылар (эшсезләр һәм эш эзләүчеләр өчен) хезмәт базарында таләп ителгән яңа һөнәрләргә өйрәнә ала. Алар буенча профориентация эше алып барыла. 30 апрельдә районның дүрт гомумбелем бирү мәктәбендә укучыларга профориентация үткәрелде. бу көнне белгеч-психологлар хезмәт базарында таләп ителгән һөнәрләр буенча мәгълүмат, укучыларга тест үткәрде һәм эшкә урнашуга кагылышлы сорауларга җавап бирде. Әлеге чараларда 233 укучы катнашты.
Моннан тыш, халыкның мәшгульлек үзәге эш бирүчеләр һәм һөнәри уку йортлары белән хезмәттәшлек итә: яңадан әзерләүгә, белгечләрнең квалификациясен күтәрүгә килешүләр төзи, шулай ук эш эзләүче гражданнарга булган вакансияләр турында мәгълүмат бирә, аларны эш бирүчеләргә озата.
Россия эшсезлек рәсми рәвештә 1991 елда таныла. Бер елдан соң беренче тапкыр эшсезлектән яклау буенча Бөтенроссия көне үткәрелә. Бу вакыттан башлап 21 майда Россиядә эшсезлектән саклау көне буларак билгеләп үтелә. Аның икенче атамасы - эшсезлеккә каршы көрәш көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев