Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дошман ятьмәсенә ничек эләкмәскә?

Пилотсыз очкычны телефонга төшерү һәм төшерелгән видеоны интернетка урнаштыруның тыелуы турында бер генә тапкыр язылмады.

Ни өчен болай эшләргә ярамавы хакында без әлеге мәсьәләгә кагылышлы төрле өлкәләрдә тәҗрибәләре булган район кешеләреннән сорашып белешергә булдык. 

Россия махсус хәрби операцияне дәвам итә. Дошман пилотсыз очу аппаратларын (БПЛА) хәрби бәрелеш линиясендә генә түгел, тылда да актив куллана. Аларның очып килүе гадәти хәлгә әверелеп бара. Шул ук вакытта социаль челтәрләр һәм Telegram-каналлар вакыйга урыннарыннан шаһитлар куйган фото һәм видеолар белән тулы. Ә пилотсыз очкычларны фото-видеога төшерергә ярыймы? 

Эмиль Хәйруллин, офицер, махсус хәрби операциядә катнашучы: «Пилотсыз очкычларны камерага төшерергә ярамауның төп сәбәбе – илебезнең иминлеге. Кеше очкычны видеога төшергәндә, ПВО гамәлләре кадрга эләгергә мөмкин. Дошман барлык видеоларыбызны күзәтә һәм безнең ярдәм белән ПВО координаталарын ачыклый һәм максатчан рәвештә аларга һөҗүм итә яки аларны уңышлы гына узып китә ала. Мондый видеоларны төшереп һәм челтәргә урнаштырып, без дошманга үз максатына ирешү мөмкинлеге бирәбез.  Бәлки, аның максаты сезнең якыннарыгыз яши һәм эшли торган торак квартал яки предприятиедер. Шуны истә тотарга кирәк: дошман пилотсыз очу аппаратларын мөһим объектларны зарарлауның арзанлы чарасы буларак актив куллана һәм очышның ничек узуын, коралның никадәр нәтиҗәле кулланылуын күзәтеп тора».

Владимир Молчанский, IT-белгеч: «Телефонга пилотсыз очкычны төшереп, үзенең Telegram-каналына видео урнаштырып, кеше  барлык язылучыларына да аны күрү мөмкинлеге бирә. Аның башка каналларда кабатланмаячагына һәм социаль челтәрләрләр буйлап йөрмәячәгенә бернинди гарантия юк. Еш кына кешеләр очкычның урыны, вакыты, очу юнәлеше турында яза, бу исә мәгълүматларга ачыклык кертә».

Владимир Сороковнин, отставкадагы полковник, Кама Тамагы штп башлыгы урынбасары: «Дошман интернеттан алынган мәгълүматлардан җиңел генә файдалана ала. Аппаратның кайдан җибәрелгәнен, аның тизлеген, хәрәкәт маршрутын белеп, дошман ачык чыганакларда билгеләнгән маршрут буенча очышның каршылыкларга очрамавын, димәк, маршрутны кабат кулланырга яки әлеге ноктага пилотсыз очкычлар төркеме җибәрергә мөмкин булуын аңлый. Шуңа күрә аппаратны фотога төшергән кеше дошман эшчәнлеге нәтиҗәләре турында дошманның үзенә хәбәр итә, илебезгә каршы куллану өчен мәгълүмат бирә».

Иван Маховик, юрист, туган якны өйрәнүче, даими хәбәрчебез: «Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар Казандагы объектларны фотога төшерү өчен разведка самолетын кулланганнар. Фашист авиаразведчиклары Казанның егермедән артык фотосурәтен ясаган. Беренче фотолар җыелмасы немец командованиесе өстәленә – 1942 елның 18 июлендәге очыштан соң, икенчесе 1943 елның августында куелган. Немецлар, безнең тылга разведка самолетын җибәргән, аларның максаты оборона заводлары булган. Бу вакытта Германия атом-төш коралы булдырырга, аның ярдәмендә сугыш барышын үзгәртергә теләгән һәм СССРның зур шәһәрләре турындагы мәгълүматлар әлеге мәкерле планның бер өлеше булган.  Бәхеткә, Казан сугыш вакытында дошман авиациясе һөҗүмнәренә дучар ителмәгән. Бүген россиялеләр барысын да төшереп, гомуми күзәтүгә куя. Нәтиҗәдә дошман аппаратның техник характердагы киртәләр белән кайда бәрелешү мөмкинлеген белә һәм аларны җиңү өчен чаралар күрә». 

Кристина Кудрявцева, Россия Тикшерү комитеты ТР буенча Югары Ослан бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе: «Һавадагы пилотсыз очкычларны, ПВО системалары эшен яки һөҗүм нәтиҗәләрен төшерүгә закон буенча формаль тыюлар юк.  Ләкин тикшерү барышында вакыйга урынын төшерү гамәлләре һәм пилотсыз очкычның очыш нәтиҗәләре арасында сәбәп-тикшерү бәйләнеше ачыкланса, компетентлы органнарның сезгә һичшиксез сораулары булачак. Дәүләткә хыянәт өчен җаваплылыкка тартылу куркынычы бар, ә моның өчен җәза кырыс — 12 дән 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Мөһим: пилотсыз очкычлар безнең ил өчен мөһим объектларны җимерү максатыннан шартлаткыч матдәләр белән тутырылган. Аның ату нәтиҗәләрен төшерергә һәм мәгълүматны интернетка урнаштырырга ярамый. Дошман җимерелү масштабын визуаль бәяли. Шулай ук Россия Хәрби Көчләренең кайда булуын билгеләргә мөмкинлек бирә торган урыннардан видео төшерергә кирәкми. Гаскәрләрнең дислокациясе, аларның планнары, хәрәкәтләре, җиһазланышы, кеше һәм техника саны турындагы мәгълүмат яшерен характерда. Әгәр моңа игътибар итмәсәгез, сезне җитди нәтиҗәләр көтәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БПЛА