Дин юлындагылар өчен яхшы хәбәрләр
Бәрлегуҗада җыелыш алдыннан җирле мәчетнең имам-хатыйбы Искәндәр Әскәров белән сөйләшеп алдык.
Җәй көне үк ул Бәрлегуҗа мәчетендә җылылык булмавы һәм моның дини йолалар уздырганда һәм гыйбадәт кылганда унайсызлык барлыкка китерүе турында әйткән иде.
– Аллаһ ярдәме белән, җитәкчеләр һәм иганәчеләр ярдәме белән без быел мәчеткә газ керттек. Башкарган эшләре өчен газ хезмәте җитәкчесе Руслан Өлфәтовка зур рәхмәт. Ул барлык документларны әзерләп, «Буагаз» агрофирмасына тапшырды. Түләү белән безгә Дамир Шакиров һәм Радик Саттаров ярдәм итте. Нәтиҗәдә яңа елга кадәр без барлык төзелеш эшләрен төгәлләдек. Ә гыйнварда газны бинага җибәрергә планлаштырабыз. Бу безгә җомга намазларын бергәләп укырга, башка дини йолаларны үтәргә, һәм Рамазан аена әзерләнергә, аны лаеклы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев