Давыл узды, түбәләр тузды
Авыл халкы эссе көннәрдә яңгыр көтеп яшәде. Җирдә дым булмау аркасында, үләннәр саргайды. Хәзер әнә көттереп кенә ява башлады, әмма бәла-казаларсыз, тыныч кына булмады. Буранлап, дулап, халыкны куркуга салды. Синоптиклар 5 июль көнендә кабаттан көчле җил буласын фаразлаган иде. Ул көнне республика күген кара болыт каплады. Бу юлы Буа, Яшел...
Авыл халкы эссе көннәрдә яңгыр көтеп яшәде. Җирдә дым булмау аркасында, үләннәр саргайды. Хәзер әнә көттереп кенә ява башлады, әмма бәла-казаларсыз, тыныч кына булмады. Буранлап, дулап, халыкны куркуга салды. Синоптиклар 5 июль көнендә кабаттан көчле җил буласын фаразлаган иде. Ул көнне республика күген кара болыт каплады.
Бу юлы Буа, Яшел Үзән, Ютазы, Кукмара, Спас, Нурлат, Минзәлә, Баулы, Актаныш, Алексеевск, Аксубай, Балык Бистәсе, Биектау районнарында яшәүчеләр көчле җил исүдән, боз явудан зыян күрде. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, җил вакытында 244 трансформатор подстанциясендәге электр утын өзеп торганнар. Нәтиҗәдә давылдан соң 60 торак пункты, анда яшәүче 19 мең кеше, 15 социаль объект утсыз кала.
Төн уртасына күпчелек авылларда "Ильич утлары" кабат кабына. Давыл Аксубай районын аеруча сыный. Бу - бер атна эчендә икенче давыл икән инде. 48 йортның түбәсен бөтенләй алып аткан, 135 йортныкына өлешчә зыян салган. Социаль әһәмияткә ия булган һәм коммерция биналарын да читләтеп узмаган. Авыл хуҗалыгы биналарына, басуда үсеп утырган игеннәргә, бәрәңгеләргә дә зыян китергән.
- Күптән көтелгән яңгыр иде, - ди Аксубай халкы. - Болыт күренгәч, шулкадәр сөенгән идек. Тик 10-15 минут эчендә давыл бөтен Асубайны танымаслык хәлгә китерде. Мондый күңелсезлекләр бездә ни өчендер еш кабатлана шул. Ул көнне бик тә куркыныч булды: агачларны төбе-тамыры белән алып атты, электр, газ линияләренә зыян килде, түбәләрне кубарды. Давыл вакытында урамга карарга куркыныч иде, төзелеш материалларына кадәр очып йөрде. Кайбер йортларның түбәләрен алып атып, түшәмнәренә кадәр сындырды. Бәхеткә, үлем-җитемнәр булмады.
Нәрсә бу? Климат үзгәрәме, әллә табигать безне шулай сыныймы? География фәннәре докторы, профессор, КФУның экология һәм табигать институты җитәкчесе Юрий Переведенцев, Төньяк Атлантикадан килгән циклон аркасында, республикада шундый хәл күзәтелүен белдерә.
- Мондый циклон вакытында көчле җил, боз, яңгыр яву күзәтелә, - ди галим. - Җәйге чорда давыллы яңгырлар - гадәти хәл. Циклон бөтен территорияне колачлап алмый, урыны-урыны белән генә туздырып китәргә мөмкин. Бөтен хикмәт - җилнең көчендә. Юрий Переведенцев алдагы көннәрдә дә кабат җил, көчле яңгырлар буласын фаразлый. Мондый һава торышы 10 июльгә кадәр сакланырга мөмкин икән. Тик берничә көннән кабат эссе көннәр башлануы бар.
Галим климат үзгәрүен дә кире какмый. Европа халкы да эсселектән интегә. Хәтта Англиядә дә 37 градус җылы көннәр күзәтелә. "Климат акрын гына үзгәрә, җәй айлары без гадәтләнгәнчә түгел инде, бик эссе", - ди Переведенцев. Һаваның уртача температурасы алдагы еллар белән чагыштырганда, нормадан артыграк. Белгечләр май-июнь айларында көннәр гадәттәгедән эссе булуын белдерә. Ә менә явым-төшемнәр, киресенчә, тиешледән аз яуган. Июль аенда да көннәр эссе булачак дигән фаразлар бар.
- Алдагы көннәрдә нәрсә буласын берәү дә төгәл әйтә алмый. Һава торышын 4-5 көн алдан гына чамалап була, - ди галим. - Россия гидрометеорология үзәге уртача нормалар буенча исәпли. Фаразларның 60-70 проценты гына чынбарлыкка туры килергә мөмкин.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев