Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дәүләт алкоголь инспекциясе ярдәмгә килә

2025 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы бүлеге тарафыннан Кама Тамагы районында яшәүчеләрдән 258 мөрәҗәгать каралган, шуларның 86 сы шәхси кабул итүдә, 62 се телефон аша, шул исәптән 38 «кайнар линия» гә шалтырату, шулай ук 110 мөрәҗәгать күчмә чаралар барышында теркәлгән.

Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше сәүдә өлкәсенә кагыла, аеруча техник яктан катлаулы товарлар сатып алуга шикаятьләр күп. Алдынгы белгеч-эксперт Альбина Хафизова сатып алынган суыткычны кире кайтарырга теләгән Кама Тамагында яшәүче хатын-кыз турында сөйләде.

Сатып алучыга шуны истә тотарга кирәк, мондый техниканы сатучыга кире кайтару товарның зурлыгы яки төсе аркасында гына мөмкин түгел. Әмма сатып алганнан соң беренче 15 көндә вак кимчелекләр ачыкланса, сатып алучы, әгәр шундый ук модель сатуда булмаса, товарны алыштыруны яки акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

«Интернет-кибетләр аша сатып алуларга килгәндә, анда лояльрәк кагыйдәләр гамәлдә, - дип ассызыклады Альбина Марат кызы. - Товарны китереп җиткергәнче, яисә техника төзек, товар кыяфәтен саклап калган һәм сатып алуны раслый торган документ булган очракта алганнан соң җиде көн эчендә сатып алучы товардан баш тарта ала».

Бер ел эчендә кулланучылар соравы буенча сатучыларга һәм хезмәт күрсәтүчеләргә карата 63 дәгъва төзелгән. Вакытында консультацияләр ярдәмендә барлык мәсьәләләр судка кадәр хәл ителде. Мондый тәҗрибә конфликтлар санын киметергә, товарларның сыйфатын күтәрергә һәм сатып алучылар белән сатучылар арасында ышанычны ныгытырга ярдәм итә. Кулланучылар хокукларын яклау буенча консультацияне 8(84377) 2-15-60 «кайнар линия» телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев