Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дан ордены кавалеры

Халитовлар нәселенең чишмә башы Олы Карамал авылына тоташа.

Рөстәм Касыйм улы Халитов 1920 елда Казанда хезмәткәр гаиләсендә туа. Тугызынчы сыйныфтан соң рабфакка укырга керә, аны тәмамлагач, Казан предприятиеләрендә хезмәт юлын башлый.

1941 елның июнендә мобилизацияләнә, Осоавиахимны тәмамлаган иң яхшы студент буларак, Ульяновскига танк училищесы инструкторы итеп җибәрелә. Аның шәкертләренең берсе – булачак Советлар Союзы Герое, легендар Зоя Космодемьянскаяның энесе Александр Космодемьянский була.

Рөстәм Халитов фронтка ашкына, вакыт-вакыт училище җитәкчесенә рапорт тапшыра, ләкин һәр тапкырында аның теләге кире кагыла. Бары тик чираттагы катгый рапорттан соң гына, анда ул рөхсәт бирмәгән очракта Югары баш командующийга хат белән мөрәҗәгать итәчәге турында әйткәч, Халитовның теләге канәгатьләндерелә.
1944 елның октябреннән фронтта хезмәт итә. 2 нче һәм 3 нче Украина фронтларында сугыша. Венгрия, Австрия, Чехословакия территориясендәге сугышларда, Праганы азат итүдә, Будапешт, Венаны алуда катнаша.

37 нче гвардия танк бригадасының танкист-механигы – гвардия старшинасы Рөстәм Халитов экипаж составында 1944 елның 1 ноябрендә Кечкемет шәһәреннән 16 километр төньяктарак барган сугышта танк утлары һәм чылбырлары белән уннан артык дошманны, аларның ике пушкасын, штаб автобусын тар-мар итә.

1944 елның 10 ноябрендә имзаланган боерык белән сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен гвардия старшинасы Халитов Рөстәм Касыйм улы III нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1944 елның 24 декабрендә Будапешт өчен барган сугышларда Рөстәм Халитов экипаж составында ике танкны, өч танкка каршы орудиене һәм бер бүлекчәдән артык тере көчне сафтан чыгара, моның өчен II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

1945 елның 28 мартында Рөстәм Халитов, 37 нче гвардия танк бригадасы составында Дьер шәһәре районында разведкада булганда, беренче булып үз танкында шәһәргә бәреп керә. Шәһәр урамында барган сугышларда экипаж составында бер авыр танкны, ике штурмлау һәм өч танкка каршы орудиене сафтан чыгара, күп дошман солдатларын һәм офицерларын юк итә. Бу батырлыгы өчен Рөстәм Халитов янә II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Бер үк дәрәҗәдәге  Дан ордены белән ике тапкыр бүләкләнгәнлектән, сугыштан соң, 1956 елның 31 мартында, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән бу хата төзәтелә.  Халитов Рөстәм Касыйм улы I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә һәм Дан орденының тулы кавалеры була.

Рөстәм Халитов 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда тарихи Җиңү парадында катнаша.

1946 елда ул туган шәһәренә кайта. 1954 елда Авиация институтын тәмамлый. Фәнни хезмәткәр булып эшли. Партия чакыруы буенча үз теләге белән авылга күченә һәм биш ел Арча машина-трактор станциясендә баш механик булып эшли. Казанга кайткач, Казан математика машиналары заводында башта мастер, аннары цех начальнигы булып хезмәт куя. Бер үк вакытта Совет сугыш ветераннары комитетының Казан секциясе Президиумы әгъзасы һәм ДОСААФ республика йортының лекторлар төркеме әгъзасы буларак, зур иҗтимагый эш алып бара.

2004 елдан Рөстәм Халитовның батырлыгы туган якны өйрәнүче Роза Хәмитованың һәм Казандагы 68 нче номерлы мәктәпнең «Озарение» җәмгыяте эшчәнлегендә мөһим тема булып тора. Бу Россиядә укучыларның фәнни хәбәрләрендә, «Казан» журналында, Роза Хәмитова китапларында чагылдырыла. 

Тема белән Рөстәм Касыйм улы эшләгән электроника заводы идарәсе дә кызыксына. Музей һәм «Казанские ведомости» газетасы редакциясе тырышлыгы белән Рөстәм Халитов тәмамлаган Казан авиация институтында музей бүлмәсе ачу турында карар кабул ителә. Ләкин матди проблемалар аркасында эш әкрен бара. 

“Халитовлар нәселенең чишмә башы булган Олы Карамал авылы Рөстәм Халитов балаларының гаиләсе белән элемтәдә тора. Геройның исеме Мәскәүдә Баш ию тавы стелласына уеп язылган. Кама Тамагы халкы да Халитовка багышланган авиация институтында музей бүлмәсе ачуда катнаша алыр иде", - дип саный Роза Хәмитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев