Даими укучыбыз һәм актив авыл хезмәтчәне
Илдар Миңнегалиев тумышы белән Келәнче авылыннан.
Ул биш балалы зур һәм тату гаиләдә туып үскән. Армиядән соң Казан синтетик каучук заводына эшкә урнашкан, аппаратчы һөнәрен үзләштергән һәм предприятиенең иң яхшы эшчеләренең берсе булган. Шәһәрдә милицияне яңа кадрлар белән ныгыту зарурлыгы барлыкка килгәч, иң ышанычлы кешеләрне сайлап алганнар. Илдарны иптәшләре белән бергә
Идел буе районы эчке эшләр бүлегенә күчергәннәр, анда биш ел хезмәт иткән.
– 1980 елда мин хезмәттәшләрем белән Мәскәүдә булдым, Олимпиада вакытында тәртип сакладым, уеннарның ябылу тантанасында стадионда идем, Олимпиада символы Аю баласының күккә очканын күрдем, – дип искә ала Илдар Шәйхи улы. – 1986 елда үз һөнәремә кайттым, Полимерфото, Нәфис, Оргсинтез заводларында эшләдем. Мин гаиләдә иң олы бала идем, үз гаиләмне кормадым, шуңа күрә әти-әнием авырып киткәч, аларны карарга авылга кайттым. Һәм менә унбишенче ел инде монда гомер кичерәм. Әти-әнием бакыйлыкка күчтеләр, хәзер үзем генә яшим.
Илдар Миңнегалиев – җирлек башлыгы ярдәмчеләренең берсе. Ул зиратны төзекләндерү өчен акча җыю белән актив шөгыльләнә, күптән түгел шундый ук актив авыл кешеләре белән бергә авыл хезмәтчәннәре истәлегенә обелиск куйганнар. Илдар Шәйхи улы – газетабызга язылучылар арасында бүләк уйнатуда җиңүчеләрнең берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев