Чыгарылышлар аллеясы
Ф.С. Юнысов исемендәге Кама Тамагы татар урта мәктәбе ишегалдында быел белем бирү йортын тәмамлаячак югары сыйныф укучылары истәлеккә чәчәкләр аллеясы утыртты.
Укучылар мондый аллеяны булдыру – үз педагогларыңа һәм яраткан мәктәбеңә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе дип саный. Чәчәк утыртуда катнашып, алар бистәне яшелләндерү традициясен дәвам итеп кенә калмыйлар, үзләре турында да матур истәлек калдыралар.
«Быел унберенче сыйныфны өч укучысы тәмамлый. Һәм алар, розалар утыртып, безгә гадәти булмаган бүләк ясады, - диде газетага мәктәп директоры Гөлназ Галиханова. - Сишәмбе көнне бу инициативаны тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар да хуплады. Балалар ата-аналар комитеты вәкиле Рәсимә Нәҗмиева һәм педагог Альбина Айсина белән бергә акциягә кушылдылар һәм тагын тугыз роза утырттылар. Хәзер бу чәчәкләр безнең мәктәп аллеясының башы булачак».
Тиздән соңгы кыңгырау яңгырар, һәм быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары үсентеләр турында кайгыртуны мәктәпне киләсе елларда тәмамлаучыларга тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев