Идел таңнары

Кама Тамагы районы

Рус Тат
Җәмгыять

Корбан мәҗлесе

17 ноябрь көнне район социаль тернәкләндерү үзәгендә "Россия пенсионерлар Союзы" иҗтимагый берләшмәсе Пенсия Фондының район идарәсе белән берлектә өлкәннәр өчен корбан итеннән мул итеп аш-су әзерләп (барысы 22 кеше җыелды) Корбан мәҗлесе үткәрелде.

Мәҗлесне Коръән сурәсе белән район үзәге мөслимәсе Мөнирә абыстай ачты. Дога һәм вәгазьләр тыңлап, күңелләрен сафландырган әби-апалар өстәл тулы нигъмәтләрдән авыз иттеләр. Аннан илгә-көнгә иминлек, тынычлык теләп, үзләрен зурлап кунак иткән оештыручыларга олы рәхмәтләрен ирештерделәр. Игелекле гамәлләренең үзләренә дә игелек булып кайтуын, Аллаһының рәхмәтенә ирешүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев