Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Читтә калмаган

Иске Казиле авылында яшәүче Тәлгать Сафин турында күп тапкыр язганыбыз бар.

Хуҗалыгында булган кешеләр, фермер буларак аның нинди эш башкарганын беләләр. Бу сыер абзары төзелеше, терлек азыкгы әзерләү, мал асрау. Аңа һәрнәрсәдә уллары, бигрәк тә олы улы ярдәм итә.

Тик быел Тәлгать Әнвәр улы сәламәтлеге буенча КФХны япты, эшне тапшырырга кеше калмады. Әмма аның актив позициясе үзгәрми. Ул элеккечә үк җирлекнең ярдәмчесе булып тора.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Иске Казиленең 700 еллык юбилеен билгеләп үткәндә, авылга керү юлына стела урнаштырылган иде. Бу уңайдан бәйрәм өч көн дәвам итте. Шушы бәйрәм көннәренең берсендә халык Авыл көне оештырды, ул республиканың төрле почмакларыннан күп кунакларны җыйды. Милли ашларга бай табын әзерләнде, аны әзерләүдә искеказилелеләр катнашты. Тәлгать Сафин да читтә калмады. Ул туганнары белән бергә бәйрәмгә шулпа пешерү өчен үгез түшкәсе әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев