Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чит бәлага битараф калмаган

Кама Тамагында яшәүче Светлана Никаншина турында газетабызның күп тапкыр язганы бар.

Аның турындагы язмаларда сүз еш кына ул казанышларга ирешкән спорт төре яки ул актив катнашкан җыр фестивальләре турында яки инвалидлар җәмгыяте эше (Светлана – инвалидлар җәмгыятенең район бүлеге рәисе) хакында бара.

Бу юлы без, коточкыч авариядән соң, аның үзендә көч һәм батырлык табып, тормышын яңадан башлавы, гомер юлында кеше бәхетсезлегенә битараф булмаучылар очравының никадәр мөһим булуы турында сөйләрбез.

Яңа тормышка адымнар

Тормышын “аңа кадәр” һәм “аннан соң”га бүлгән әлеге фаҗига булган көннән башлап 17 ел узган. Светлана ул вакытта мәшгульлек үзәгендә өлкән инспектор булып эшли һәм Казанга квалификация күтәрү курсларына бара. Укуы уңышлы гына тәмамлангач, гадәттәгечә, Кама Тамагына кайтучы автобуска утыра. Светлана утырган автобус, Тәмте авылы янындагы текә борылышта таудан төшкәндә, койманы бәреп, юл кырыена тәгәри һәм әйләнеп каплана. Ул вакытта коточкыч авария турындагы хәбәр күпләр өчен шок булды, ә язмабыз героена яшәү өчен көрәшергә туры килә, бу айлар буена сузыла: берничә операция, аякны ампутацияләү, кан салу – Светланага күпне кичерергә туры килә. Ләкин ул үзен кызганып утырмый, бу яңа чынбарлыкны кабул итә, туры һәм образлы мәгънәдә яңа адымнар белән тормышын яңадан башлый, ә адымнар аңа җиңел генә бирелми. 

Язмабыз герое 2016 елда инвалид хатын-кызлар арасында “Татарстанның артист энҗесе» исеменә лаек була, 2017 елда ул «Ел хатын-кызы» республика бәйгесенең «Ел хатын-кызы – Ел үрнәге» номинациясендә зона этабында кабат пьедесталның беренче баскычына күтәрелә.  Ә инде параспортта (бадминтон, армрестлинг) спорт мастеры Светлана Никаншинаның җиңүләре күп, ул иң югары дәрәҗәдә – республика һәм Бөтенроссия күләмендә җиңүләр яулый.

Язмышны үзгәрткән очрашу

Моннан тыш, районда популяр булган «Оберег» вокаль ансамбле җитәкчесе һәм җырчысы буларак, Светлана Викторовна җыр коллективы белән төрле концертларда һәм иҗади фестивальләрдә катнаша. Быелның июлендә бөек рус язучысы Максим Горькийның тууына 155 ел тулу уңаеннан «Оберег» ансамбле Красновидово авылында язучының музее янында импровизацияләнгән сәхнәдә чыгыш ясый. Бу көнне Красновидовога танылган актер Евгений Миронов – “Горький плюс” проекты инициаторларының берсе килә. 

 – Бер җыр җырладык та, тамашачылар кул чаба башлады. Шулвакыт көтмәгәндә сәхнәгә Евгений Миронов атылып чыкты, - дип искә ала әңгәмәдәшем үзе өчен бик мөһим булган мизгелне. -  Ул яныма килде дә ни өчен култык таякларына таянганлыгым белән кызыксынды. Мин бер аягым юклыгы турында әйттем…

Ә халык артисты һәм Милләтләр театрының сәнгать җитәкчесе шулай ук «Хәрәкәтле тормыш» хәйрия фонды җитәкчесе дә, ул 2019 елдан башлап «Йөрергә телим» проектын тормышка ашыра, аякларны протезлауга, шулай ук тернәкләндерүгә һәм социаль адаптациягә мохтаҗларга ярдәм күрсәтә.

«Ул шунда ук ярдәмен тәкъдим итте, - дип сүзен дәвам итте Светлана.  - Һәм анда бернинди “йолдызлану” да, үзен өстен тоту да бөтенләй юк, ә бит ул илебез киносында да, театрында да күп кенә күренекле рольләрне башкарган зур артист, илебездә генә түгел, бөтен дөньяда да аның иҗатын хөрмәт итүчеләр күп. Ә ул минем белән гади генә – бүген сезнең белән сөйләшкән кебек сөйләште…

Беренче тапкыр самолетта очкан

Күп тә үтми, Евгений Витальевичның ярдәмчесе Вера шалтырата һәм, әгәр Светлана каршы булмаса, аның белән Балалар протезлау үзәге директоры Александр Колябин элемтәгә керәчәге турында хәбәр итә. 
 

– 15 минуттан миңа Александр Александрович шалтыратты, - дип искә ала язмабыз герое.- Ул гарип аякның фотосын сорады, ә инде шуннан соң шалтыратып, шәхси очрашу кирәклеге турында әйтте…

Барлык чыгымнарны – Казан-Мәскәү самолетына юл бәясен, Шереметьево аэропортыннан Мәскәү өлкәсе Никольский авылына (Протезлау үзәге урнашкан) кадәр таксига, шулай ук тикшеренү үткәндә Светлана яшәп торган торак өчен түләүне Миронов фонды үз өстенә алган.

– Мин беренче тапкыр самолетта очтым, - дип елмая Светлана Викторовна.  - Беркайчан да мондый хәл булыр дип уйламаган идем, ә барысы да шулай уңайлы булды ки, әйтерсең лә гомер буе самолетта очып йөргәнмен. Ярдәмче кыз Вера миңа даими рәвештә булышып торды. Аэрофлот хезмәткәрләре таксига кадәр озаттылар, ә үзәккә килеп җиткәндә, мине анда көтеп торалар иде инде…

Хыяллар тормышка ашырга тиеш

Светлананы баш табиб Александр Колябин һәм клиника белгечләре каршы ала. Тикшеренүләрдән һәм үлчәүләрдән соң, кызганыч, культның дөрес формалашмаганлыгы ачыклана, шактый вакыт та узган шул – 17 ел, әмма Үзәк хезмәткәрләре мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышачак – хыяллар тормышка ашарга тиеш дигән карар кабул ителә…

– Мин бер бүлмәле фатирга охшаган палатада яшәдем, - диде Светлана Викторовна. -  Анда кер юу машинасы һәм микродулкынлы мичтән алып чәй һәм конфетларга кадәр барысы да бар иде, шуңа күрә үземне өйдәге кебек хис иттем. Никольский – тыныч һәм уңайлы авыл, миңа ошады, хәтта кайтасы да килмәде…

Әлбәттә инде, ул өенә кайта һәм ике айдан соң аңа кабат шалтыратып, протезны киеп карарга үзәккә чакыралар. Бу вакыт эчендә белгечләр аны җыйган – детальләрне Германиядән  кайтартырга туры килгән, шуңа күрә процесс озак барган. 

Йөрергә телим – йөриячәкмен!

Һәм менә инде язмабыз герое янә «Йөрергә телим» протезлау үзәгенә китә. Бу юлы ул Никольскийда ике атна яши һәм белгечләр ярдәме белән яңа протезны киеп йөрергә өйрәнә.

– Миңа аны ничек дөрес итеп кияргә, ничек йөрергә кирәген күрсәттеләр, - ди әңгәмәдәшем. - Культиприемникны алыштырырга туры килде, чөнки беренче үлчәгәннән соң аякның исән калган өлеше үзгәргән, зур уртак эш башкарылды, мин барысы өчен дә рәхмәтлемен. Хәзер без элемтәдә торабыз, февральдә үзәккә тагын барачакмын, әлегә яңа протез белән йөрергә өйрәнәм – фатир буйлап йөрим. Иске протезым бар, тик ул миңа туры килмәде, култык таяклары белән уңайлырак  булды һәм 17 ел эчендә мин аларга күнеккән идем инде. Шуңа күрә хәзер яңадан йөрергә өйрәнергә кирәк – бу юлы инде култык таякларыннан башка гына…

Күңелсезләнергә яратмый торган әлеге яшь хатынның шат елмаюын күреп, ихластан көлүен ишетеп, үз-үзеңә, проблемаларыңа бикләнмәүнең һәм алга баруның – бернигә дә карамастан, йөрергә, ишетергә, күрергә теләүнең мөһимлеген аңлыйсың. Шул чакта сине дә ишетерләр, күрерләр һәм ярдәм итәрләр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев