Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәчәк үстерүче

Кама Тамагында яшәүче Валентина Петровна Левагина бакчасында ике йөздән артык чәчәк үсә.

Әлеге хезмәт сөючән ханым чит кеше ярдәменнән башка бакчасын чәчәк атучы оазиска әверелдерә. Районыбызда «пенсионерның йорт яны бакчасы» конкурсы игълан ителгән икемеңенче еллар башында газетабыз укучылары аның чәчәк яратуы турында белгән иде. Валентина Петровна анда беренче җиңүче булды. Әмма ул ирешелгәннәрдә генә тукталып калмый. Әлеге вакытлардан соң аның бакчасында күп кенә кызыклы үсемлекләр пәйда булган.
- Кичә генә почтадан посылка алдым. Тюльпаннар, крокуслар, нәркисләргә заказ биргән идем, - ди Валентина Петровна, - бүген утыртам. Тагын берничә декоратив куакка заказ бирдем, алар соңрак киләчәк.
Аның бакчасында «аккошлар» дип аталган декоратив кабак та үсә, бакчасын чәчәкләргә төренгән арка бизи, биредә кечкенә генә ясалма бау да бар, аны кызлары Түбән Камадан кайтарткан. Валентина Петровна чәчәкләргә мәхәббәтне кызларында да тәрбияләгән. Алар үз бакчаларында якыннарын шатландырып, күршеләрен гаҗәпкә калдырып, әниләре шөгылен гамәлгә ашыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X