Буыннар чылбыры өзелмәсен
8 апрельдә Кама Тамагы урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган айлыкны чаралар белән башлап җибәрделәр.Иң элек укучылар баннерлар ачылу уңаеннан тантаналы линейкага тезелде. Мәктәп диварларына Җиңүнең 70 еллыгы символы белән һәм гомуми белем бирү учреждениесе коллективы проекты буенча әзерләнгән баннерлар эленгән. Линейкага район үзәгенең хөрмәтле кешеләре- Бөек Ватан сугышы...
8 апрельдә Кама Тамагы урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган айлыкны чаралар белән башлап җибәрделәр.Иң элек укучылар баннерлар ачылу уңаеннан тантаналы линейкага тезелде.
Мәктәп диварларына Җиңүнең 70 еллыгы символы белән һәм гомуми белем бирү учреждениесе коллективы проекты буенча әзерләнгән баннерлар эленгән. Линейкага район үзәгенең хөрмәтле кешеләре- Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Галиуллин, бала чагы сугыш елларына туры килгән Мөршидә Хоружик чакырылган иде. Хәким Кәрим улы балаларга мөрәҗәгать итеп болай диде: "Мин поселокның ветераннар советы рәисе булганда, 1996 елда 115 кеше идек, ә бүген район үзәгендә сугышта катнашкан 13 ветеран яши. Без Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәштек. Ә сезнең бурыч - аны саклау һәм байлыкларын арттыру". Укучылар шигъри юллар белән ветераннарга рәхмәтләрен белдерде. Аннан соң кунаклар Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларыбызга багышланган стендларны карады. Укытучылар һәм укучылар мәгълүматлар туплауда зур эш башкарган. Тәрбия эше буенча директор урынбасары Елена Закирова болай диде: "Барлык материаллар, фоторәсемнәр хәзер алтын бәясендә, без аларга таянып укучыларыбызны тәрбиялибез". Тарих бүлмәсендә игътибарны сугышта катнашкан мәктәп укытучыларына багышланган стенд җәлеп итте. Биредә алар исемен һәр укучы да укый ала: Петр Яковлевич Давыдов, Иван Григорьевич Александров, Архип Павлович Архипов, Анастасия Михайловна Батурова, Валентин Васильевич Нестеров, Матвей Родионович Ведерников. 8-11 сыйныф укучылары өчен берләштерелгән дәресне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмирә Вафина, тарих укытучысы Лариса Дорожкова үткәрде. Ул тарихи фактларга, әдәби әсәрләргә бай иде һәм тәэсирле узды. Хәким Кәрим улы һәм Мөршидә Мәҗит кызы сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Хәким Кәрим улы укучылар белән аралашып үз сүзен болай дип тәмамлады: "Балалар, сугышта куркыныч түгел дигән сүзләргә ышанмагыз. Бик куркыныч. Солдат, бернигә дә карамастан, Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш. Хәзер кайберәүләр тарихны үзгәртергә тели. Әлегә ветераннар исән, алар сугыш турындагы хакыйкатьне сөйли ала. Тарихны өйрәнегез. Җәмгыять өчен файдалы кешеләр булыгыз!" Каратал авылында туып үскән Мөршидә Мәҗит кызы күзләренә яшь килеп балаларга үзенең ач балачагы, башка балалар белән бергә кышын туң җирдән черек бәрәңге эзләүләре турында сөйләде. Аның тормыш иптәше Леонид Хоружик сугыш елларында Белоруссия урманнарында яшь партизан булган. Фронтта солдатлар батырлыгын һәм тылда хатын-кызлар, картлар, балалар батырлыгын бизмәнгә салып үлчәсәң, алар икесе дә тигез булыр иде. Дөньядагы шушы канкойгыч сугышта җиңүгә безнең халык уртак тырышлык белән ирешкән. Һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Дәреснең максатына ирешелде. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарының истәлекләрен үз йөрәге аша үткәрде, күпләрнең күзләренә яшь килде. Укытучылар йомгак ясаганча, безнең һәркайсыбыз Ватанны фашистлардан азат итүчеләргә рәхмәтле. Бөек Җиңү безгә җиңел бирелмәде. Бу беркайчан да онытылмый торган хатирәләр сугыш турындагы шигырьләр һәм җырларда чагыла. Ахырдан барысы да басып «Җиңү көне» җырын башкарды. Мәктәп директоры Елена Гыймадиева мәктәп укучыларын патриотик тәрбияләүгә керткән өлеше өчен кунакларга рәхмәт белдерде һәм Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә лаеклы булыр өчен бар көчләрен куячакларына ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев