Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Булачак Ватанны саклаучылар яшь армиячеләр сафына керде

Кадет мәктәбендә район мәктәпләренең 5-7 сыйныф укучыларын яшь армия сафларына кабул итү тантанасы булды.

Бу көнне кадет мәктәбе каршындагы мәйданчык сары мәктәп автобуслары белән тулды. Тантанага районның тугыз мәктәбеннән килделәр.

Советлар Союзы Герое – якташыбыз Михаил Чирков исемен йөртүче кадет  интернат-мәктәбенең эшчәнлеге – район яшүсмерләрен патриотик тәрбияләүнең бер алымы. Кадетлар конкурсларда катнашалар, акцияләр үткәрәләр, проектларны гамәлгә ашыралар, поселоктагы ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәләр.

Укучылар мәктәпнең яңартылган иркен спорт залында сафка тезелеп бастылар. Яшьләр оешмасының яңа әгъзаларын котларга район, мәгариф идарәсе, көч структуралары җитәкчеләре килгән иде.

Алар балаларны актив булырга, традицияләрне хөрмәт итәргә өндәде.

Кадет мәктәбе директоры Андрей Киселев мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Энҗе Гыйниятовага Мактау грамотасы тапшырды.

«Энже Ирек кызы һәрвакыт безнең белән элемтәдә тора һәм һәрчак инициативаларыбызны хупларга әзер», –  диде ул.

Андрей Николаевич яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү буенча актив эшчәнлекләре өчен Кама Тамагы һәм Затон мәктәпләренең яшь армиячеләр хәрәкәте кураторлары Ләйсән Кәримуллина һәм Ольга Киреевага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары Ралинә Вәлиуллина һәм Эльвина Кәримова, Затон урта мәктәбе укучысы Анна Эскаева бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте бәйгеләрендә һәм акцияләрендә актив катнашканнары өчен 3 дәрәҗә «Яшь армияче батырлыгы» медаленә лаек булдылар.

«Бүген без «Яшь армия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенә 99 укучыны кабул итәбез. Сезнең белән бергә районның яшь армия әгъзалары саны 860 кешедән артып китте», –  дип билгеләп үтте үз чыгышында мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Гыймадиева. 

«Патриотлар, Ватанны саклаучылар һәрвакыт аның чикләре сагында торалар һәм Ватанның чәчәк атуы өчен барысын да эшлиләр. Сезнең бурыч: мәктәп тормышында, патриотик чараларда һәм акцияләрдә актив катнашу, белемнәрегезне арттыру, спорт белән шөгыльләнү, физик яктан үсеш алу», –  дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Ринат Заһидуллин.

Аннары Кама Тамагы урта мәктәбе отряды әгъзасы Иван Феткулов яшь армияче антын укыды, ә «Яшь армия» иҗтимагый хәрәкәтенең яңа әгъзалары исә аны үтәргә ант итте.
Тантаналы линейка мәктәп укучылары өчен барабаннар кагып йөреш, яшь артистларның чыгышы: хәрби-гамәли флешмоб һәм сугыш чоры җырларына бию белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев