Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу урамнарда тату кешеләр яши

Южная Околицада яшәүчеләр узган ел Дуслык урамында утыртылган матур чыршы янында яңа 2024 ел башлануын шатланып билгеләп үтте.

Бәйрәмне район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Южная Околица» ТИҮ Советы рәисе Татьяна Мозаффарова оештырды.

Мәдәният хезмәткәрләре Яңа ел персонажлары белән күңел ачу тамашасы әзерләгән. Кыш бабай һәм Куян балаларны һәм өлкәннәрне куандырып, биеделәр, конкурслар һәм мавыктыргыч уеннар үткәрделәр.

Алып баручы Лера Киселева, әкияти образга кереп, бәйрәмдә катнашучыларны рухландырды, алар бергәләп чыршы тирәли әйләнделәр, Яңа ел җырларын башкардылар, табышмакларның җавапларын таптылар, шигырьләр сөйләделәр һәм лотерея уеннарында катнаштылар.

Яңа ел чыршысы утлары яктысында җырлар җырлап күңел ачтылар, дәртле биюләр һәм, әлбәттә, бүләкләр булды…

Чирков урамында яшәүчеләр дә Яңа елны дустанә каршы алды. Аларның бердәм фикердәшләр командасы булуы турында безнең инде күп тапкыр язганыбыз бар, биредә яшәүчеләр эшли дә, ял итә дә беләләр, балаларның һәм өлкәннәрнең күңелендә бәйрәм кәефе булдыралар, кешеләрне спортка җәлеп итәләр. Алар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре 4 гыйнварда «Әйдәгез могҗизаларга ышаныйк» дигән бәйрәм чарасын үткәрде, суык булуга карамастан, ул шактый күп халыкны җыйды.

– Безнең урамда бәйрәм бик күңелле үтте, – диде Ләйсән Садыйкова. – Чараны оештырган өчен мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Ә безнең күршеләр мондый идеяләрне һәрвакыт бик теләп хуплый һәм бәйрәмнәрдә актив катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев