Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу гаиләдә авыл хуҗалыгы техникасына өстенлек бирелә

Азат Вахитов мәктәпне тәмамлаганнан соң, педагогия институтына укырга керергә тели, моңа аны яшь педагог – физкультура укытучысы Петр Георгиевич Ильин этәрә.

– Ул безгә мин 9 сыйныфта укыганда килде, - дип искә ала Азат Гариф улы. – Яшь, актив укытучы ул чагында күпләрне физкультурага җәлеп итте. Ләкин мин институтка кермәдем, шуңа күрә авылга кайтып, «Уңыш» колхозына механизатор булып эшкә урнаштым. Безгә аттестат белән бергә трактор йөртү таныклыгы да биргәннәр иде, элек авыл мәктәпләрендә шундый предмет бар иде, малайлар авыл хуҗалыгы техникасында эшләргә өйрәнәделәр, алган белемнәремнең кирәге чыкты.

Армиядән соң Азат Вахитов туган авылы Иске Барышка кайта. Мәктәп директоры аңа хуҗалык эшләре мөдире һәм хезмәт укытучысы вазифаларын тәкъдим итә, шулай итеп, аның педагогик хыялы күпмедер дәрәҗәдә тормышка да аша. Ләкин 1985 елда яңадан колхозга күчә, бер үк вакытта авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, ләкин икътисад факультетында укыса да, турыдан-туры финанслар белән беркайчан да бәйләнеше булмый. 

– Агроном, инженер булып эшләдем, колхозларда интенсив хезмәт коллективлары – КИТлар (аренда яки коллектив подряд шартларында төзелгән һәм барлык эш төрләрен башкаручы, ахыргы нәтиҗә буенча хезмәт хакы алучы интенсив хезмәт коллективлары) төзелә башлагач, шул эшкә алындым, - ди Азат Гариф улы. – Болар хезмәтне оештыруның яңа формасы – колхозлар каршындагы мөстәкыйль бүлекчәләр иде һәм без аны кызыксынып үзләштердек.

1993 елда Азат Вахитов «Уңыш» колхозын җитәкли башлый, дөрес, озак эшләми, сәламәтлеге буенча китә һәм янә мәктәпкә кайта. Анда башлангыч хәрби әзерлек, хезмәт дәресләрен укыта, малайларны хезмәт кораллары белән эш итәргә, Ватанны саклый белергә өйрәтә.

– Мәктәпне тәмамлауга ук 1978 елда эшли башладым, хәзер дә эшлим, гомуми хезмәт стажым 44 ел, шуның 28 е авыл хуҗалыгында үтте. Районда агрофирмалар оешканда, безнең колхоз ике ел мөстәкыйль эшләде, аннары «Уңыш» та «Кама Тамагы» агрофирмасына керде. Миңа Зөфәр Гарәфиев белән ун ел эшләргә туры килде.
Бүген, лаеклы ялда булуына карамастан, Азат Гариф улы авыл хуҗалыгында эшләвен дәвам итә.

– Мин хәзер сезонлы эшче – каравылда эшлим. Менә бүген иртә яңгырлы булганга, комбайннар туктап калды, комбайнчылар кайтып китәргә мәҗбүр булды. Ә техниканы юкка йөртмәс өчен кырда калдырдылар, без аны саклыйбыз. Иртәгә һава торышы яхшы булыр һәм комбайннар эшсез калмас дип ышанабыз.

Азат әфәнденең улы Айдар әтисе эзләреннән киткән – авыл хуҗалыгы өлкәсен сайлаган. Мәктәптән соң Тәтеш совхоз-техникумына укырга кергән һәм механик белгечлеге алган. Ә эшләвен 9 сыйныфтан соң башлаган.

– Ул чакта җәйге каникулларда малайлар барысы да комбайнчы ярдәмчесе булып урнаша иде, - ди Айдар. – Минем әти һәрвакыт техника белән эш итте, мин дә гел аның янында булдым, шуңа күрә комбайннар, тракторлар миңа балачактан ук таныш һәм аларда эшләү бик ошый. 

Айдар тормыш иптәше белән өч бала үстерә, икесе  –мәктәп укучылары, кечесенә нибары 5 ай. Вахитов фамилиясен дәвам итүче улы да бар. Бүген яшь гаилә йорт салу белән мәшгуль, ә гаилә башлыгы йорт иркен һәм җылы булсын, анда барысына да урын җитәрлек булсын өчен тырышып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев