Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бу бакчаларда тормыш чәчәкләре үсә

Май – уку елы тәмамлана торган ай гына түгел, бу чорда мәктәпне тәмамлаучылар өчен имтиханнар тапшыра торган җаваплы вакыт башлана, ә булачак укучылар балалар бакчалары белән саубуллаша.

Балалар бакчаларын тәмамлаучылар тормышларындагы яңа этапка әзерләнә – моңа аларны әти-әниләре белән бергә берничә ел дәвамында тәрбиячеләре әзерләгән. Асылда, бала нәкъ менә балалар бакчасында социаль адаптация үтә һәм физик, социаль-коммуникатив һәм танып белү буенча һәрьяклап үсеш ала. 

Без Кама Тамагында яшәүче Рәмзия Беломестнова белән әңгәмә кордык, ул 90 нчы елларда гаиләсе белән Казахстаннан ата-бабасының туган җиренә – безнең районга күченеп кайткан. 

17 ел элек беренче тапкыр «Салават күпере» балалар бакчасына туганының оныклары – Данил, Риналь һәм Даринаны алып килгән. Ә үзенең оныклары тугач, алар башта «Кояшкай» балалар бакчасына йөргән, быел инде кече оныклары «Салават күпере»н тәмамлый, шуңа күрә бу еллар дәвамында аның тормышы мәктәпкәчә учреждениеләр белән тыгыз бәйләнгән.

– «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячеләренең һәм тәрбияче ярдәмчеләренең игелекле һәм сизгер булуы балаларны гына түгел, безне дә шунда ук җәлеп итте, - дип искә ала Рәмзия Сәрдәр кызы. – Чөнки алар һәр баланы елмаеп, җылы сүз белән каршы алдылар, һәм без балаларны анда тыныч күңел белән калдыра идек, чөнки биредә үз эшенә бирелгән профессиональ һәм бердәм коллектив эшләвен беләбез.  Балаларның беренче шигырьләре, бәйрәм көннәренә багышланган күңелгә үтеп керерлек чаралар – оныкларым Матвей, София, Мирослав дөньяны танып-белеп үстеләр, һәм без аларның яңа осталыкларына һәм балалар бакчасында ирешкән уңышларына бергәләп шатландык. Ул тәрбиячеләрнең кайберләре инде лаеклы ялда, мәсәлән, Рәшидә Мәрхәб кызы Заһидуллина, ләкин аның, Марина Круглова, Айсылу Гыйләҗева кебек үк, балаларыбызны тәрбияләүгә керткән өлеше, әлбәттә, зур кыйммәткә ия. 

Торак-бара оныкларым «Салават күпере» балалар бакчасына күчте, кече оныгым Ксенияне дә шунда бирдек. Әлеге бакчада да һәр сабыйга кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтелә. Минем еш кына тәрбиячеләрнең, тәрбияче ярдәмчеләренең балаларны кочаклаганын, иркәләгәнен күргәнем булды. Ә бит һәр баланың үз холкы һәм гадәтләре бар, кайчак киреләнеп тә алалар, хәтта әти-әниләре дә һәрвакытта да җай таба алмый. Әмма балалар бакчасы хезмәткәрләре, шул исәптән үсеп килүче балалар сәламәтлегенең үз эшчәнлекләренә бәйле булуын аңлаучы ашханә хезмәткәрләре дә, баланың иҗади үсеше өчен җаваплы музыка тәрбиячеләре дә – барысы да намуслы, энергиягә бай һәм сабыр булып, ә иң мөһиме, яратып, көн дә сабыйларга күңел җылысын бүләк иттеләр, аларны кайгырттылар. Ольга Будилова, Рәшидә Шиһабиева, Эльмира Моталипова, Светлана Хисмәтуллина, Алевтина Беляева, Фирания Еранова, Ралия Биккинина балалар акрынлап акыллы һәм аңлы гына түгел, оста куллы булсыннар һәм иҗади яктан үсеш алсыннар өчен бар көчләрен куйдылар. Концерт чыгышлары әзерләү, төрле эшләнмәләр ясарга, шигырьләр сөйләргә, җыр-биюгә өйрәтү – нәни баланың остазы булу һәркемнең дә хәленнән килми. Ә менә бистәбездәге балалар бакчалары хезмәткәрләре боларны бик оста башкара, моның өчен, әлбәттә, без чиксез рәхмәтле, аларга сәламәтлек һәм иминлек телибез, ә балаларыбыз һәм оныкларыбыз аларның кайгыртучанлыгын, игътибарын һәм игелеген беркайчан да онытмаячак...

Май аенда без районда яшәүчеләрдән әнә шундый матур фикерләр һәм теләкләр ишетәбез. Бу бакчаларда алмалар һәм грушалар түгел, тормышыбыз чәчәкләре – балалар үсә. Чыгарылыш төркемнәре «Сау бул, балалар бакчасы!» дисә дә, алар әлеге балачак мәктәбендә үзләштергән осталыкларының берсен дә онытмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев