Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу җәйдә елга буйлап юл яңадан булдырылачак

«ТР Флоты» җитәкчелеге фикеренчә, июль аенда каматамагылылар Казанга елга транспортында бара алачак.

Узган ел «Татарстан Республикасы флоты» компаниясе үз эшчәнлеген башлап җибәрде. 1 июньдә суднолар тапшыру тантанасы булды. 

Компания 2025 елга Татарстан елгаларында пассажирлар агымы планкасын 500 меңгә кадәр күтәрүне максат итеп куя.

2023 елның маенда оешкан компанияне Роман Лизалин җитәкли. Ул безнең район халкына суга баткан «Булгария» теплоходының 77 пассажирын коткарган «Арабелла» теплоходы капитаны буларак таныш.

Роман Евгеньевич районга эш сәфәре белән килгәч, аның белән очрашып сөйләштек.

– Компаниянең бурычы – эчке елга пассажирларын ташуны арттыру, - диде Роман Лизалин. - Моның өчен без хезмәт күрсәтү һәм куркынычсызлык өлкәсендә яңа дәрәҗәгә чыгарга ниятлибез. Сүз уңаеннан, республика туристлык индустриясенең елга транспортында пассажирлар ташу буенча Кама Тамагына карата ихтыяҗы зур. Аңлашыла ки, туризмны үстерү планнары транспорт белән тәэмин ителүгә каршы килә алмый.

Казан үзәгеннән сезнең район үзәгенә елга аша килү күпкә тизрәк, уңайлырак һәм күңеллерәк.

– Кама Тамагы пристаненә кадәр елга суднолары хәрәкәте ни сәбәпле туктатылды?

– Татфлот бетерелгәннән соң барлык причаллар хуҗасыз калды. Аларның һәм пассажирларның иминлеге өчен беркем дә җаваплы түгел иде. Гамәлдәге законнар буенча алардан файдаланырга ярамады.

Ә без исә искә төшерәбез: причалны муниципаль корылма буларак күчерү процессы ике елга якын дәвам итте. Ниһаять, ул тәмамланды, бүген причал поселок балансында тора, ул аны республика милкенә тапшырачак, ә республика үз чиратында «ТР флоты» АҖ балансына күчерәчәк.

– Узган ел без Болгар һәм Зөя шәһәрләрендәге причалларны тапшыру процедурасын башкардык, быел Кама Тамагы һәм Тәтеш причаллары буенча документ эшләрен тәмамларга һәм әлеге торак пунктларга кадәр елга суднолары хәрәкәтен башларга ниятлибез.

– Моның өчен нишләргә кирәк?

– Без бүген причалны карап чыктык һәм район җитәкчелеге белән бергә причал тапшырылганчы нинди эшләр башкарырга кирәклеген билгеләдек. Навигация сезоны уртасында Кама Тамагына кадәр суднолар хәрәкәтен башлап җибәрергә өметләнәбез. Моның өчен аны норматив хәлгә китерергә кирәк, киләчәктә зуррак суднолар өчен елга төбен тирәнәйтергә ниятлибез.

Шунысын да билгеләп үтәргә телим: Кама Тамагы географик яктан бик отышлы урында урнашкан һәм бу елга транспорты өчен дә, район үсеше өчен дә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев