Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтенроссия педагоглар слеты дәвам итә

Слетта катнашучылар “Сайлау буенча ориентлашу” биремен үтәделәр. Спортчылар өчен трасса әзерләнде, анда 25 электрон станция урнаштырылган иде. Һәр спортчыга электрон чип һәм трасса картасы бирелде. Кайсы маршрутны сайлыйсын мөстәкыйль хәл иттеләр.

Финишка беренче булып Адегея командасыннан Азамат Удычак килде.

-Трасса каты түгел, һәркем үз көченә туры килерлек маршрутны сайлый. Иң мөһиме – вакытка сыярга һәм электрон станцияләрдә билгеләнергә кирәк. Шул чакта маршрут чипта чагылачак һәм бу мәгълүмат буенча һәр спортчыга балл исәпләнә.

-Стартка ничә кеше чыкты?

-Һәр командадан алты кеше. Безнең командабыз яшь, мин җитәкчесе. Миңа 54 яшь, шуңа күрә катлаулы булмаган марштрутны сайладым һәм командага 9 балл тупладым. Максималь йөкләнешле маршрутны сайларга була, менә күрәсезме – картада таулы участоклар, чокырлар күрсәтелгән. Алар яшьрәк спортчылар өчен кулайрак. Гомумән, миңа монда барысы да – һава торышы да, урыны да, оештыру дәрәҗәсе дә ошый.

-Барлыгы ничә Бөтенроссия слетында катнашканыгыз булды?

-Мин икесендә генә катнашмадым, димәк, 27 слетта катнашканмын.

Татьяна Пригродова Липецк өлкәсеннән. Ул – башлангыч сыйныфлар укытучысы.

-Спорт туризмы белән 2010 елдан бирле шөгыльләнәм, ирем белән ярышларга барган идем, ә аларның командасындагы бер кеше килә алмады, шуңа күрә команда ярышларга кертелсен өчен ярдәм итәргә – үземә катнашырга туры килде. Шуннан бирле инде 12 елдан бирле ярдәм итәм.  

-Балаларыгыз туризм белән шөгыльләнәме?

-Безнең ике улыбыз да спорт белән дус, берсе волейбол, икенчесе футбол белән шөгыльләнә, яхшы күрсәткечләргә ирешәләр, ләкин спорт туризмын сайламадылар.

Алексей Сидоров – спорт ориентлашуы буенча хөкемдарлар командасы әгъзасы.

-Әлеге трассада спортчының үз командасына китергән баллның мөмкин булган  максималь исәбе – 75, һәр контроль пункт өчен – 3 балл. Әмма ул моның өчен бүлеп бирелгән вакытка сыеп бетергә тиеш. Әгәр вакытка сыймаса, спортчыны дистанциядән төшереп калдыралар. Спортчылар бик көчле, шуңа күрә трассада көндәшлек җитди.

Тверьдән килгән Владимир – 27, Владимир өлкәсеннән Андрей – 33,  Пермьнән Светлана 39, Курсктан Игорь – 45, Самарадан Дмитрий – 27, Яр Чаллыдан Виктория 48 балл җыйган. 

Көннең икенче яртысында “Иң яхшы бишлек”кә стартка 62 команда җыелды. Көн “Туризмга мәдхия” иҗади бәйгесе белән тәмамланды.  Спортчылар көн саен икешәр сынау узды, ә кичләрен иҗади конкурсларда катнаштылар.

Пәнҗешәмбе туристлар өчен ял көне булды. Бу көнне алар Казанда булды, анда алар өчен күзәтү экскурсиясе оештырылды.

Икенче көн “Иң шәп бишлек” ярышы белән тәмамланды.

Анда катнашырга 62 команда теләк белдерде, шуңа күрә ярышлар озак барды. Хөкемдарларга һәм оештыручыларга трассаны утыздан артык тапкыр әзерләргә туры килде.

Татарстаннан берничә команда катнашты, алар барысы да ярымфиналга җитте. Спортчылардан биш этап узу таләп ителде, һәр этапта команданың яңа әгъзасы торды һәм үзенә эстафета тапшырылуны көтте. Бишесе команда өчен тырышты, калганнары аларга көч биреп торды.

Ә без исә катнашучылар белән танышуыбызны дәвам иттек.

Краснодар крае командасы Татарстанда беренче тапкыр. Аның составына нигездә мәктәп һәм өстәмә белем бирү үзәге педагоглары кергән иде.

Владимир Анципирович  мәктәптә физкультура укытучысы булып бер ел эшләгән. Кама Тамагына килүе турында шаяртып сөйләде. Быел аны төбәк туристлар слетында катнашырга чакырганнар.

-Кил, сиңа ошаячак, диделәр. Кирәк-яракларны алып, трассаны шундый зур адреналин белән уздым, хәтта беренче булып килеп җиттем. Шуңа күрә мине командага алдылар һәм Татарстанга Бөтенроссия слетына алып килделәр, ә мин төбәк слетыннан алган тәэсирләремнән дә арынып бетмәдем бугай әле.

-Ягъни туризм белән шөгыльләнгәнегез булмады.

-Юк, әмма миңа ошады. Мин инде хезмәттәшем – тормыш иминлеге нигезләре укытучысы белән дә сөйләштем һәм без спортның бу төрен үз мәктәбебездә үстерергә булдык. Директор да хуплады. Туристлар өчен кирәк-яраклар гына аласы калды. Спорт туризмында чемпион булмасам да, балаларны өйрәтә, команда әзерли алырмын дип уйлыйм. 

Саратов өлкәсендә инде унҗиденче төбәк педагоглар слеты узган.

-Хәзерге вакытта унсигезенчесе бара, - диде әңгәмәдәшем Евгений. Ул үзе МЧСта эшли, спорт туризмы белән шулкадәр мавыга ки, мәктәп укучылары өчен секция алып бара. Бу аның өчен икенче Бөтенроссия слеты.

Аның хезмәттәше Сергей Зимин слетка мактаулы миссия белән килде.

-2024 елда укытучыларның беренче туристлык слеты уздыруның юбилей датасы билгеләп үтеләчәк. Ә ул Саратов өлкәсендә узган. Илле ел элек педагоглар Саратов җирендә җыелган һәм утыз беренче слетның да нәкъ менә бездә узуын телибез. Мин бу турыда биредә – Кама Тамагында хәбәр итергә тиешмен.

Сүз уңаеннан, Сергей Зимин үз төбәгендәге ярышларда – төп хөкемдар.

-Легендар Владимир өлкәсе дип языгыз, - диде команда әгъзасы Александр Жилин. Ул 24 төбәк слетында катнашкан, соңгысы быел июнь аенда узган. Командада –  физкультура, ТИН һәм өстәмә белем бирү укытучылары.

Иван Панкратов спорт туризмы белән 2014 елда мәктәптә укыганда шөгыльләнә башлаган. Балачак мавыгуы яраткан шөгыльгә әверелгән, аннары һөнәр буларак сайланган.

Билгеләп үтәргә кирәк, Владимир командасы үзләре ягындагы матур урыннар турында бик тәмләп сөйләде. Мәсәлән, аларда Судорога дигән бик чиста һәм салкын сулы елга ага, суы шундый саф һәм чиста – хәтта аны елгадан алуга шунда ук эчәргә була. Елганың суы бик суык, шуңа күрә исеме җисеменә туры килә – анда коенган кешеләрне көзән җыеру – еш күренеш. Лух иңкүлеге карст күлләренә бай. Карьерлар һәм кыялар кыяга менәргә яратучыларны җыя. Граф Храповицкий замогы һәм башка күп кенә матур һәм истәлекле урыннар бар.

Коми Республикасы командасы үз лагерен турист аю белән бизәгән иде. Лагерь тирәсенә матур рәсемнәр элеп куйганнар, алар әлеге кырыс һәм матур төбәкнең истәлекле урыннары турында сөйли.

- Быел республикабыз үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте, без туган ягыбызны яратабыз, анда кызыклы нәрсәләр күп. Безнең алфавитта нокталы О хәрефе бар,  аңа  хәтта һәйкәл дә куелды.

Сыктывкарда озынборынга да һәйкәл куйганнар, алар анда бик күп һәм бездәге кебек вак түгел.

Туристлар арасында популяр урыннар – Маньпупунер таш баганалары, Манарага тавы, чиста елгалар һәм кеше йөрмәгән урманнар (сүз уңаеннан, аларга пропусксыз кертмиләр, ә аның өчен түләргә кирәк). Шул рәвешле республикада ял итү урыннарының чисталыгын саклау мәсьәләсе хәл ителә.

Ул арада командаларның ярышлары төгәлләнде. Эш финишка якынлашты, кояш та баерга җыенды. Ә иҗади төркемнәр үзләренең «Туризмга мәдхия»ләрен  кабатладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев