Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтендөнья почта көне Язылучылар ункөнлегенә туры килде

Районда яшәүчеләр ташламалы бәядән газетага язылырга өлгерә әле.

Ә без исә район газетасын язылучыларга илтеп тапшыручы гына түгел, аңа язылуны да рәсмиләштерүче ярдәмчеләребез һәм хезмәттәшләребез турында сөйләргә телибез. 
Людмила Заикина – Сөйки авылындагы хат ташучылар династиясенең дәвамчысы.

Аның әбисе Нина Ивановна Прыткова заманында авылның почта бүлекчәсен җитәкләгән, ә әнисе Галина Заикина шунда ук хат ташучы булып эшләгән, соңрак почта бүлекчәсенә җитәкчелек итеп, әнисен алыштырган. Икесе дә гомерләренең дистәләгән елларын почтага багышлаганнар.

– Мин кечкенәдән әниемә почта таратырга булыштым, аннары, мәктәпне тәмамлагач, бирегә эшкә урнаштым. Инде 24 ел хат ташучы булып эшлим. Хәзер миңа почта таратырга улым Артем ярдәм итә. Аның карамагында – ике урам, андагы абонентлар нәкъ менә аны көтәләр. Бик табышлы һөнәр булмаса да, ташлыйсы килми, язылучылар кызганыч. Күпчелеге пенсионерлар, ә алар балалар кебек, безгә күнеккән, безнең урында башкаларны күз алдына да китерә алмыйлар. Һәрбер йортка керергә туры килә, кемгәдер пенсия акчасын, кемгәдер газета-журналлар китерәм, һәркайда хат ташучыларны шатланып көтеп алалар. Авыл хат ташучысы тыңлый да, аңлата да, киңәшен дә бирә бит ул.

Балчыклы авылы хат ташучысы Әнисә Гыйззәтуллина да әнисенең эшен дәвам итә.

– Мәктәптә укыганда ук авыл буйлап газеталар таратып йөри идем, чөнки әнием почтада эшләде, ә мин аңа ярдәм иттем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда эшләдем, 27 ел авыл хуҗалыгында хезмәт куйдым. Колхоз таркалгач, почтага күчтем. 

Мин газета исен яратам, аларны сортларга аерам һәм яңа гына кайткан газета-журналларны бик теләп халыкка таратам. Авылдашларымны бәйрәмнәр, туган көннәр белән котларга яратам. Өлкәннәр безнең игътибарга бик мохтаҗ. Язылучылар канәгатьтер дип ышанам. Район газетасын, дача йортлары хуҗаларыннан кала, һәр йорт алдыра. Хезмәттәшләремне Почта көне белән котлыйм, аларга сәламәтлек һәм яхшы хезмәт хакы телим.

Гөлнара Гарифуллина Олы Салтыкта хат ташучы булып эшли. 

– Яшь чагымда РайПОда эшләдем. Кияүгә чыккач, туган авылыма кайттым, инкубаторда һәм кибеттә эшләдем. Менә инде 15 ел почтада хезмәт куям. Эшемне яратам, миңа өлкәннәр белән аралашу ошый. Алар мине көтеп ала. Төрлесе бар, ләкин күпчелеге шат күңелле һәм аралашучан кешеләр.

Лира Гайнуллина – Олы Кариле авылы хат ташучысы.

– Мин инде 23 ел хат ташучы булып эшлим. Бер үк вакытта берничә ел почта бүлекчәсен җитәкләдем. Тик миңа кешеләр белән аралашу күбрәк ошый. Алар миңа һәрвакыт шат, килүемне көтеп алалар. Барлык абонентларымны да яратам, яратмаганнарым юк, алар бит минем авылдашларым, үзләренең шатлыклары, борчулары белән уртаклашалар, алар белән бергә борчылабыз да, куанабыз да. Үзләре дә җавапсыз калмый, һәрвакыт ярдәм итәләр – газета-журналларга язылалар, почтадагы товарларны сатып алалар. Моның өчен аларга зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев