Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бөтен хезмәт гомере балалар арасында узган

Һөнәргә мәхәббәт гомерлек: «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе 40 ел хезмәт гомерен балаларга багышлаган.

Балалар бакчасы тәрбиячесен күпләр җиңел һәм гади һөнәр дип саный. Балалар белән уйнау, күңел ачу, рәсем ясау, шигырьләр, җырлар ятлау, балаларны ашату һәм йокларга яткыру авырмыни, дип уйлаучылар да бардыр, бәлки. Ләкин бу алай түгел! Көндәлек хезмәт, чиксез җаваплылык һәм балаларга булган мәхәббәт –  тәрбияче һөнәренең чын йөзе әнә шундый. Галия Афонина үзе дә шуңа омтылган, хезмәттәшләрен дә нәкъ менә шуңа өндәгән. 

Чистай педагогия училищесын тәмамлап, өч ел Казанда эшләгән ул. Ә 1983 елда язмыш юллары аны Кама Тамагына, «Кояшкай» балалар бакчасына китергән. Яшь тәрбиячегә шунда ук төркем дә бирәләр.

– Беренче эш көне мәңгегә истә калды. Иртән урнашырга килгән идем, төштән соң инде эшкә дә керештем. Башта бераз куркыныч та булды: балаларның исемнәрен дә, холыкларын да белмим бит әле. Аларны саф һавага алып чыктым. Ә балалар чыктылар да, һәркайсы үз верандасына барып утырды, һәм миңа карап торалар. Беренче кечкенәләр төркеме белән әнә шулай уеннар барышында якынаеп киттек, - дип искә ала Галия Гомәр кызы. 

Көн дә ул үзенең нәни тәрбияләнүчеләрен шат елмаеп каршы алган, алар да тәрбиячеләрен бер күрүдә яратканнар. Бу еллар эчендә кадерле тәрбиячеләре Галия Гомәр кызын тизрәк кочакларга, ирешкән уңышлары, тормышларындагы мөһим вакыйгалары белән уртаклашырга дип, нәни кулларын сузып аңа таба күпме бала йөгергән. Аның йомшак тавышы, ягымлы күзләре теләсә кайсы сабыйны, хәтта иң тиктормас һәм үзсүзле баланы да җәлеп иткән. Балалар аны чын күңелдән үзләренең икенче әниләре дип санадылар, чөнки ул хәтта иң катлаулы очракларда да аларның күңелләренә юл таба, вакытында юата, мактый, аларның балаларча зарларын тыңлый, иң дулкынландыргыч сорауларына җавап биреп, иң кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белде.

– Һәр бала уникаль. Кемдер кызык итеп сөйли, кемдер кызык итеп көлә. Беркайчан да аларны күзәтеп туймадым, - ди Галия Гомәр кызы. - Без, тәрбиячеләр, элек бик күп чаралар үткәрә идек, үзебез программалар төзи идек, сценарийлар яза идек, төрле уеннар уйлап таба идек.

Намуслы хезмәте өчен язмабыз герое берничә мәртәбә Мактау грамоталары, дипломнар, медальләр белән бүләкләнгән. 2001 елда «Ел тәрбиячесе» республика бәйгесе лауреаты булган.

- Бөтен гомерем балалар арасында узды, - ди Галия Гомәр кызы. - Эштә утызау, өйдә – икәү, аларга да вакыт табарга, ашатырга, уйнатырга, дәресләр әзерләшергә кирәк. Балалар үсте, оныклар чоры җитте. Ләкин минем сайлаган һөнәрем өчен беркайчан да үкенгәнем булмады, башка һөнәр иясе булуымны хәтта күз алдына да китерә алмыйм.

Менә 10 ел инде Галия Гомәр кызы лаеклы ялда, әмма күңеле белән элеккечә үк яраткан коллективында, дүрт дистә ел эшләгән балалар бакчасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев