Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтен җирдә тәртип булырга тиеш

Язын парклар, болыннар, урамнар һәм йорт яны территорияләре җыештырыла.

Бүген без поселогыбызны төзекләндерүдә актив катнашучы кешеләр турында сөйләрбез.

– Тиздән Май бәйрәмнәре һәм, әлбәттә, Җиңү көне җитә, - диде Кама Тамагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Хәмзина. - Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары директор Раил Сабитов җитәкчелегендә сыйныф җитәкчеләре белән бергә дүрт көн буена Җиңү паркын җыештырды. Бу район үзәгендә яшәүчеләрнең ял итү урынын җыештыру гына түгел, алар паркны Җиңү көненә әзерләүгә зур өлеш керттеләр…

Шулай ук Надежда Васильевна билгеләп үткәнчә, үз поселогын җыештыру һәм төзекләндерү яклы кешеләр социаль челтәрләрдә тәнкыйтькә һәм постларга вакытларын сарыф итмиләр. Мәсәлән, Чирков урамында яшәүчеләр ел да өмәгә чыгалар. 

Әлеге эш сөючән һәм җаваплы каматамагылылар яши торган территория чиста һәм пөхтә булып, якташларыбызда һәм район үзәге кунакларында соклану уята. 

– Совет урамында яшәүче Екатерина Липатова, Ленин урамыннан Валентина Разина ел әйләнәсе каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын тәртиптә тоталар һәм юлга ташланган чүп-чар яныннан узып китмиләр. Валентинаның йорт яны территориясенә утырткан чәчәкләре биредән үтеп йөрүчеләрнең күзләрен иркәли. Ире белән бергә үлән дә чабалар, алар моны кемнеңдер эшләгәнен көтмиләр, – дип дәвам итә әңгәмәбезне Надежда Хәмзина. – Светлана Дюсеева, Римма Рыжова, Татьяна Кузьмина Якты урамында контейнер мәйданчыкларындагы чүп-чарны җыештырып кына калмыйлар, контейнерны да урынына китереп куялар, чөнки чүпне чыгаручы эшчеләр еш кына аны мәйданчыкка кире кайтармый. Комаров урамында яшәүчеләр 20-23 нче йортлар арасындагы контейнер мәйданчыгында шулай ук өмә үткәрде. Әнисә Хәйретдинова, Татьяна Сороковнина, Наталья Васягина һәм аның Казанда яшәүче кызы беренче чакыру буенча Җиңү паркына килделәр һәм, биредә җыештырып, зур эш башкардылар, барысына да зур рәхмәт. Туфан Миңнуллин паркында да шундый ук өмә узды. 

Җирле территориаль иҗтимагый үзидарәләр дә төзекләндерүдә зур роль уйный. Мәсәлән, Татьяна Азанчеева җитәкчелегендәге «Богородское» ТИҮ җирле зиратны төзекләндерә башлаган. Төзекләндерүдә актив кешеләр яшәүче Якты һәм Чирков урамнары да әлеге территориаль иҗтимагый үзидарәгә керә. Район үзәгенең тагын бер җаваплы һәм эшлекле территориаль үзидарәләренең берсе – «Южная Околица». Биредә шулай ук контейнер мәйданчыкларында һәм алар тирәсендә өмәләр үткәрә.

– Южная Околицада йортыбыз бар, үзебез Комаров урамындагы фатирда яшибез, шуңа күрә берьюлы берничә өмәдә катнаштык, - ди «Южная Околица» ТИҮ рәисе Татьяна Мозаффарова. - 20-23 нче йортлар янындагы контейнер мәйданчыгын җыештыруда Ирек Рәхмәтуллин, Роза Шиһапова, Гүзәл Шәрәфетдинова, Рамил Гафиятуллин актив катнаштылар. Ә Южная Околица микрорайонының Щербаков урамында Зөлфия Хөсәенова, Татьяна Кулигина, Гөлсинә Лотфуллина, Венера Вәлиуллина, Гүзәл Латыйпова, Зөлфия Мөхәммәдиева, Татьяна Маряшина хезмәт куйдылар. Шулай ук Гоголь урамындагы контейнер мәйданчыгында өмә узды, анда Нурфия Хәбибрахманова, Наталья Сердунь, Рәис Идрисов актив эшләде…

«Южная Околица» ТИҮ әгъзалары контейнер мәйданчыкларыннан радиостанциягә кадәр чүп җыю буенча рейд үткәрде, һәм өч сәгать эчендә уннан артык зур чүп пакеты тулды. Чүпнең төп өлеше – исәпсез-хисапсыз пыяла һәм пластмасса шешәләр, аларны үтеп баручы машиналардан ташлыйлар яки юлдан баручылар ыргыта, чөнки якындагы чүп савытына кадәр барырга иренәләр.

Алда җәй һәм урамнарда чипсы кәгазьләрен, эчемлекләрдән бушаган шешәләрне күп уйлап тормастан җиргә ташлаучы каматамагылылар һәм кунаклар саны тагын да артачак. Күренекле якташыбыз Туфан Миңнуллин исемендәге паркта чүплек савытлары күп  булса да, еш кына шундый күренешкә тап буласың: яшь әниләр телефоннарга төбәлеп, балаларының  ризыклардан бушаган кәгазьләрен аяк астына ташлавын, зурракларының шешәләрне ватуын күрмиләр (әллә күрергә теләмиләрме?). Күрәсең, тәртип өйдә генә булырга тиеш  дип саныйлар, ә монда, янәсе, ничек тә ярый.

Шуңа күрә арабызда үз бистәсен чын-чынлап яратучы, битараф булмаган актив кешеләр булуы, алар өчен яшәү урынын төзекләндерү шәхси койма белән генә чикләнмәве сөендерә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев