Борынгы авылның күркәм традициясе бүген дә яши
Өч ел элек Келәнчедә традицияне яңадан булдырырга һәм Чабыр җыенын янә үткәрергә карар иттеләр.
Моның өчен бәйрәмнең тарихын өйрәнделәр, ул үтә торган урынны төзекләндерделәр – истәлекле билгеләр, артобъектлар урнаштырдылар, иганәчеләрне таптылар, программаны әзерләделәр һәм кунаклар чакырдылар.
Беренче тапкыр узган бәйрәмгә, һава эссе булуга карамастан, барлык күрше авыллардан кунаклар җыелган иде. Аларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм район башлыгы Наил Вазыйхов сәламләде. Бу бәйрәм барлык кунаклар өчен дә чын вакыйгага әверелде, чөнки ул берләшергә, туган авылның гореф-гадәтләрен искә төшерергә менә дигән мөмкинлек.

Традицияне дәвам итәргә карар кылдылар һәм менә инде өченче ел Чабыр тавы янына Келәнче һәм Бәки авыллары халкы җыела, алар бирегә килеп, яшьлекләрен искә төшерә, балаларын туган якны һәм аның гореф-гадәтләрен кадерләргә өйрәтә.
Быел да бәйрәм бик күңелле үтте. Кунакларны һәм катнашучыларны район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов һәм авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров котлады.
Мәйдан тирәли ярминкә оештырылган иде, анда күңелгә хуш килгән бөтен нәрсә дә бар – сый-нигъмәтләр, кием-салым, сувенирлар, шунда гына балалар өчен күңел ачу урыннары да оештырылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кунаклар бик күп иде. Чара башланганчы зур мәйдан тирәсендәге эскәмияләр тулырга да өлгерде. Авылның имам-хатыйбы, дога кылып, бәйрәмне башларга хәер-фатихасын бирде. Дамир Кадыйров авылдашларын һәм кунакларны котлады, гореф-гадәтләр саклансын һәм киләчәк буыннарга да тапшырылсын идедигән теләген җиткерде. Аннары чараны аның даими алып баручысы Рәисә Хәсәнова дәвам итте.

Биредә авыл халкы тарафыннан әзерләнгән милли ризыклар һәм эшләнмәләр сатылды. Авыл һәм район үзешчәннәре үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны сөендерде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп милли уеннарда катнаштылар.
Ул арада халык бәйрәмгә агылды. Сәгать 12 гә инде машина куярга урын юк иде. Ә без исә кунаклар белән аралашырга һәм аларның бәйрәм турындагы фикерләрен белергә булдык.
Кунаклар арасыннан беренчеләрдән булып Кама Тамагыннан Дәүләтшиннар гаиләсе белән сөйләштек.
– Мин мәктәптән соң Васильево автомеханика техникумына укырга кердем, - диде Хәмит Дәүләтшин. - Аны тәмамлагач, Кама Тамагы АХТ, ПМК предприятиеләрендә эшли башладым. Бу бәйрәмгә мин бик теләп киләм. Гореф-гадәтләрне яңадан булдырган җирлек башлыгы Дамир Кадыйровка рәхмәт. Монда шулкадәр күп якташларымны очратам, рәхәтләнеп аралашабыз.
Хәмит Әбрар улы Келәнчедә туып үскән, Борнаш урта мәктәбен тәмамлаган. Ә Минзифа ханым күрше Болгаер авылыннан. Алар мәктәптә укыганда танышканнар.
– Быел гаилә коруыбызга 40 ел булачак, - диде Минзифа ханым. - Безнең өчен бу ел – юбилей елы. Ә бәйрәмгә өченче ел киләбез, безгә бик ошый.
Ул арада тагын бер келәнчелене күреп алдык.
Әскәров Илдар Галәветдин улы, 70 нче елларда мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанны яуларга киткән.
– Техникумны тәмамлагач, КХТИга укырга кердем һәм инженер-химик-технолог белгечлеге алып, «Оргсинтез»га эшкә урнаштым.
Илдар Галәветдин улы хәзер лаеклы ялда. Туган авылына бик теләп кайта. Монда аның туганнары яши, алар аны күрүгә һәрвакыт шат.
– Илдар Әскәров туган авылына һәрчак ярдәм итә, - диде күршесе Хәмдия ханым . - Бу бәйрәмгә дә ул шулай ук иганәчелек ярдәме күрсәтте. Безнең ярдәмчеләребез күп, әмма Илдар иң юмарты. Ул беркайчан да ярдәм итүдән баш тартмый.
Игътибарны җәлеп иткән тагын бер әңгәмәдәшем үзе турында сөйләве турындагы үтенечкә каршы килмәде.
Гөлсинә Акбитова популяр татар җырлары авторы һәм башкаручы булып чыкты. Җырларының берсе 2023 елда алтын хит булып танылган.
– Әнием Зәйнәп Шәрәфиева Даныш авылында туып үскән. Келәнчегә килен булып килгән, 30 ел кайнана белән һәм 34 ел килен белән яшәде, беркайчан да беркем белән дә сүзгә килмәде. Ул изге хатын иде, хәтта вафат булуы да Ураза гаете көненә туры килде.
Әти белән бергә алар дүрт бала үстерделәр, без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык, халыкта ихтыяҗ булган һөнәрләр үзләштердек. Әти-әниебезнең балалары гына түгел, оныклары да зур югарылыкка иреште. Минем кызым Гәрәева Гөлчәчәк – стилист, «Kazakhstan Fashion Week-2024» бәйгесендә катнашты һәм «Стилист VIP персон» номинациясендә җиңү яулады.
Мин балаларым белән горурланам һәм үземнең яраткан эшем белән шөгыльләнүемә шатмын. Иҗат кешеләрне дә, үзеңне дә бәяләргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев