«Богородское» ТИҮ: хезмәт ветеранын котладылар
Җиңүнең яшьтәше – Кама Тамагында яшәүче Галина Григорьевна Емелюшина үзенең юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны 80 яшьлек юбилее белән «Богородское» ТИҮ рәисе Татьяна Азанчеева һәм Кама Тамагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Хәмзина котладылар.
Галина Григорьевна Тәтеш районының Монастырское авылында туган. Әнисе Анастасия Батюрина Кама Тамагы хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка чакырылган, ул анда зенитчы булып хезмәт иткән. Сугыштан соң башлангыч сыйныфлар укытучысы Анастасия Михайловна Кама Тамагы мәктәбенә юллама алган һәм биш яшьлек Галя белән шунда күченгән.
Җиде яше тулгач, Галина Кама Тамагы мәктәбенә укырга кергән, 10 сыйныфны тәмамлагач, педагогика университетына керергә карар иткән.
Югары педагогик белем алгач, Галина Григорьевна безнең районга кайткан һәм Кама Тамагы мәктәбендә француз теле укытучысы булып эшли башлаган.
Күп тә үтми, кияүгә чыккан, ә ирен юллама буенча Грозный шәһәренә эшкә җибәргәннәр, анда Емелюшиннар 25 ел яшәгән.
Әмма беренче чечен сугышы башланган һәм гаилә Кама Тамагына кайтып төпләнгән. Галина Григорьевна Кама Тамагы балаларына тарих, шулай ук хокук белеме нигезләрен укыткан.
25 ел элек язмабыз герое лаеклы ялга чыккан, әмма ул һәрвакыт бистә тормышыннан хәбәрдар. Мәсәлән, җирле үзидарәнең хисап җыелышларының берсендә педагогик хезмәт ветераны Галина Емелюшина, трибунага чыгып, җыелган халыкка илебезнең төрле почмакларыннан кайткан туганнар, якыннар, дуслар бистәдәге уңай үзгәрешләргә: зиратның төзеклегенә, хәтта ташландык каберләрнең дә игътибарсыз калмавына, 2000 еллар башында ук төзелгән биналарның, урамнарның, паркларның һәм спорт корылмаларының төзекләндерелүенә гаҗәпләнүләре турында сөйләде. Һәм үзенең кече Ватанына битараф булмаган, Кама Тамагы халкы файдасына эшләүче кешеләргә рәхмәт белдерде.
Галина Григорьевна, өстәвенә, тәҗрибәле бакчачы да, бик күп матур чәчәкләр дә үстерә. Аның безнең бакчалар өчен гадәти булмаган үсемлекләрне үстерү серләре белән дә уртаклашканы булды. Без аның урта полосада карбыз һәм кавын үстерү буенча киңәшләрен газетабызда чыгардык.
Һәм, әлбәттә инде, Галина Григорьевна өчен гаиләсе иң мөһиме булып кала, улы һәм кызы аларга өч онык бүләк иткәннәр, инде оныкчыгы үсеп килә, шул рәвешле, гаилә традицияләрен дәвам итәрдәй кешеләре бар.
Татьяна Владимировна һәм Надежда Васильевна юбилярга бүләкләр тапшырдылар, озын гомер, нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев