Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бөек Җиңүнең яшьтәше

Сания Сибгатуллина Кече Бортас авылында туып үскән.

Ул җиде балалы зур гаиләдә тәрбияләнгән. Сания апа иң кече кыз булганлыктан, әти-әнисе белән авылда калган.

Әтисе сугыштан яраланып кайткан. Кыйпылчык аның күзен чыгарган. Өйгә кайткач, иң авыр эшкә керешкән – колхозга урнашкан. Сугыштан соңгы елларда авылларда техника булмаган, бөтен авыр эшне кул белән башкарганнар. Әтисе озак яшәмәгән, 58 яшендә вафат булган. 

Әнисе фермада сыер савучы булып эшләгән. Сания апа җидееллык мәктәпне тәмамлауга ук, әнисенә ярдәм итәргә фермага килгән. Гомере буе, пенсиягә чыкканчы, фермада эшләгән.
Ире белән өч бала үстергәннәр, әмма Сания апа күптән ялгызы яши, янында апасы гына бар. Балалары кайтып йөриләр, тугыз оныгы әбиләре янында еш кунак була. 

Сания Хәлил кызы 1945 елда туган, ул Бөек Җиңүнең яшьтәше. Октябрьдә үзенең шәхси юбилеен билгеләп үтәчәк.

– Без газетаны һәрвакыт алдырдык, бик кызыксынып укыйм. Аның аша районда ниләр барганын беләбез. Ә бүләк өчен рәхмәт, бүләк алу бик күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев