Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Битараф булмау төзи, ваемсызлык җимерә

Район үзәгендә яшәүчеләр март ахырыннан бирле үк бистәне төзекләндерү буенча өмәләргә чыгалар. Әмма бистәдә “Ник шунда чүп басып китми” дигән девиз белән яшәүче ваемсыз кешеләр дә бар.

– Южная Околицада, Комаров  (7 нче йорт), Профсоюз (29 нчы йорт), Якты урамнарында яшәүчеләр территорияләрне, үзләре яшәгән урынны җыештыру буенча өмәгә чыкты, - диде Кама Тамагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Хәмзина. - Хатын-кызларның гына түгел, ир-атларның да актив катнашуы сөендерде. Шулай итеп, Кама Тамагы халкы бакчаларында гына түгел, урамда да тәртип урнаштырырга вакыт таба…

– Без чүп җыела торган контейнер мәйданчыкларын тәртипкә китердек, аланны җыештырдык, Иделгә бара торган юлда балыкчыларның кышкы тукталыш урыннарын чистарттык, зират яныннан уза торган Южная Околица юлы һәм тротуар буйлап 10 нан артык зур капчык чүп җыйдык, - диде «Южная Околица» ТИҮ советы рәисе Татьяна Мозаффарова. - Хәзер инде көтеп алган тәртипне сакларга кирәк, ә бу исә безнең тирәдә яшәүче һәр кешегә һәм кунакка бәйле. Төрле кеше бар, кемдер хәтта машина тәрәзәсеннән дә шешә ыргытып калдыра, боларны кем җыештырыр дип уйлап та тормыйлар…

Надежда Хәмзина шулай ук бистәдә яшәүчеләрнең үз урамнарын, бистәләрен төзекләндерүгә җаваплы каравына куануын белдерде, әмма бары үз участогында гына тәртип булдыручы кешеләр дә бар. 

Яшәүчеләр киселгән ботакларны, корыган чыбык-чабыкны чүп контейнеры янына өеп, урамның машиналар йөри өлешен каплап куйдылар, һәм хәзер монда кем тәртип урнаштырыр дип бөтенләй уйлап та карамыйлар. Иң мөһиме, алар үзләре яши торган урынны чистартты, ә калганы аларны борчымый, - ди район үзәге башкарма комитеты җитәкчесе. – Мондый тәртипсезлекне күргәч, күңел төшә. Бөтенләй оят, хурлыктан хәтта сүзләр таба торган түгел, Кама Тамагында әнә шундый кешеләр дә бар. Шундый оятсыз һәм үз-үзләрен генә яратучылар аркасында үз бистәсенә битараф булмаган кешеләрнең зур хезмәте юкка чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев