Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Биредә үз язмышын тапкан

Арча районында туып-үскән Рәшидә Сучкова, төзелеш техникумын тәмамлаганнан соң, Кама Тамагындагы МСОга эшкә урнашкан.

Шулай итеп, аның хезмәт эшчәнлеге төзелеш оешмасында бухгалтер буларак башлана. Монда Рәшидә үз тиңен очрата, кияүгә чыга һәм ике ул таба. МСО бетерелгәннән соң ул берничә ел ире белән танкерда эшли, пешекче, матрос, моторист һөнәрләрен үзләштерә. Әмма тора-бара «Волготанкер» вәкиллеге дә республика картасыннан юкка чыга. Күчмә тормыш стилен калдырып, ул янә үзенең беренче һөнәренә әйләнеп кайта, социаль хезмәт бүлекчәләренең берсендә бухгалтерияне җитәкли башлый.

– Аннары мәшгульлек үзәгенә эшкә күчтем, анда бухгалтерия дә алып бардым, үз эшен ачучы гражданнарга субсидияләр бирү буенча да эшләдем, - ди Рәшидә Расих кызы. 
Шул рәвешле, эшендәге саннарны һәм хисапларны кешеләр һәм аларның язмышлары алыштыра, эш катлаулы, әмма кызыклы була.

Пенсия фонды һәм социаль иминият фонды үзгәртеп корылгач, Рәшидә Расих кызы әйдәп баручы белгеч вазифасына күчә. Аның вазифаларына күп төрле эшләр керә. Болар – инвалидларны тернәкләндерү буенча техник чаралар һәм электрон сертификатлар рәсмиләштерү. Ул инвалидларга шифаханәдә дәвалану өчен юлламалар рәсмиләштерү белән шөгыльләнә, махсус хәрби операциядә катнашучылардан тернәкләндерү буенча гаризалар кабул итә.

– Кыска гына вакыт эчендә Рәшидә Сучкова зур эш башкарды, - ди СФРның Кама Тамагы районындагы клиентлар белән хезмәт бүлеге җитәкчесе Илмир Гыйльметдинов. - Быелның гыйнвар аенда гына да чиратта торган 26 инвалид республика шифаханәләренә җибәрелде. Рәшидә Расих кызы инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү буенча күп хезмәт куйды.

Оешманың үткән атнада булып узган йомгаклау киңәшмәсендә хезмәт вазифаларын башкарганда куйган тырышлыгы өчен Рәшидә Расих кызы ТР буенча СФР идарәчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүген Рәшидә Расих кызы фондның тәҗрибәле һәм җаваплы хезмәткәре генә түгел, өч оныгының бәхетле дәү әнисе дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев