Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биим, димәк, яшим

Узган җомгада Бөтендөнья бию көне алдыннан "Акчарлак" спорт комплексы биергә яратучыларны үзенә җыйды.

Бер генә бәйрәм дә биюләрсез үтми. Бар кеше дә оста бии белми, әмма, һичшиксез, бию телен һәркем аңлый. Ул борын заманнардан килә, ул да җыр кебек үк, халыкның көнкүреше белән бәйле. Нәфис хәрәкәтләр һәм грацияләр фикер-хисләрне, гореф-гадәтләрне күрсәтә.

Һәр халыкның биюе үзенчә матур һәм үзенчәлекле. Бию кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына берләштерә, аларга бер телдә - бию телендә сөйләшергә мөмкинлек бирә.

Әлеге кичәдә Куйбышев Затон, Тенеш һәм Кама Тамагы бистәләреннән килгән катнашучылар рәхәтләнеп призлар отты. Җитез бию төркемнәре (җитәкчеләре Рафаэль Гыйлванов, Юлия Овезмамедова) төрле бию нечкәлекләрен күрсәтте. Жюри иң активларны бәяләде, алып баручылар һәм оештыручылар Ирина Петрухина һәм Эльвира Каюмова ("Акчарлак" СОК хезмәткәрләре) бәйрәм кәефе булдырырга ярдәм итте. Ахырдан чарага килүчеләр бердәм рәвештә түгәрәк уртасына чыгып флеш-моб күрсәтте, бәйрәмнән соң күтәренке кәеф белән кафеда татлы приз белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев