Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Бөтендөнья статистика көне билгеләп үтелә, бу уңайдан Кама Тамагы районы дәүләт статистика бүлеге хезмәткәрләре белән очраштык

20 октябрьдә Бөтендөнья статистика көне билгеләп үтелә, бу уңайдан район газетасы хәбәрчесе статистика исәбе көндәлек хезмәтләренә әверелгән район дәүләт статистика бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты. 2000 елдан башлап бүлек белән Зөлфия Рыжова җитәкчелек итә. Аның белән бергә 16 елдан бирле техник-программист Инна Сөнгатева, мәгълүматлар җыю һәм эшкәртү буенча I разрядлы белгеч...

20 октябрьдә Бөтендөнья статистика көне билгеләп үтелә, бу уңайдан район газетасы хәбәрчесе статистика исәбе көндәлек хезмәтләренә әверелгән район дәүләт статистика бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты. 2000 елдан башлап бүлек белән Зөлфия Рыжова җитәкчелек итә. Аның белән бергә 16 елдан бирле техник-программист Инна Сөнгатева, мәгълүматлар җыю һәм эшкәртү буенча I разрядлы белгеч Надежда Хәмзина эшли. Зөлфия Нәкыйп кызы район статистика бүлегенә эшкә 1987 елда килә.
- Кама Тамагы машина-исәп станциясе 1965 елда ачыла. Узган ел безнең хезмәт оешуының 50 еллыгын билгеләп үтте. Ул вакытта статистика мәгълүматлары хисапчы счетлары һәм механик исәпләү машиналары ярдәмендә эшкәртелгән. Дәүләт планнары үтәлешен күрсәтүче төгәл саннарны, халык хуҗалыгы һәм мәдәнияты торышы, халык хуҗалыгындагы материаль ресурслар һәм, гомумән, республика тормышындагы әһәмиятле күрсәткечләрне вакытында тапшыру - станциянең төп бурычы. 1987 елда Казан исәп-кредит техникумына укырга кердем (хәзер ул Банк мәктәбе дип атала) һәм бирегә икътисадчы булып эшкә урнаштым. Безнең учреждение Кама Тамагы РМИС - район мәгълүмат-исәпләү станциясе дип атала иде.Ул вакытта статистика мәгълүматларын электрон исәпләү машиналарына күчерделәр. Бүлек белән Риф Хөснетдинов җитәкчелек итте. Коллективта 36 кеше эшләде -безнең хезмәткәрләр Райпо, Кама Тамагы һәм Тәмте сельхозтехникаларында район буенча мәгълүматлар җыйды. 1990 нчы елларда статистика эшчәнлеге үзгәртеп төзелде, 2000 нче елларда оптимальләштерү тармак учреждениеләренең кадрлар составына да кагылды.
2000 елдан Татарстанда һәр муниципаль берәмлек буенча икътисад һәм социаль өлкәне характерлаучы статистика мәгълүматлары базасы формалашты, муниципаль статистика нигезләре булдырылды. Статистикага яңа мәгълүмати технологияләр кертелә, предприятие һәм оешмаларның статистик отчетны электрон-цифрлы имза кулланып, электрон төрдә тапшыру мөмкинлекләре үсә.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев