Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бездә туристларны кызыксындырырлык урыннар күп

Кама Тамагы районы белән танышу сәфәрендә 40 ка якын туроператор катнашты.

Әлеге сәфәрне Татарстан һәм Марий Эл туроператорлары өчен «Табигать территорияләре белән идарә итү» ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институтының табигый территорияләр буенча дирекциясе оештырды.
– Башта Башкортстан һәм Ульяновск өлкәсе туроператорлары да гариза тапшырган иде, әмма ниндидер сәбәпләр буенча катнашмадылар, - дип билгеләп үтте идарәче компания директоры Марсель Миңнуллин. - Мин үзем бервакыт Тенеш бистәсе янында ярда булдым һәм андагы табигать күренешләрен күреп сокландым. Беренче күрүдә үк мине кыялар һәм елга гашыйк итте.
Марсель Гомәр улы турда катнашучыларга үз тәэсирләре турында сөйләде, шуңа күрә күренешләрне карау Тенеш бистәсе пляжыннан башланды, анда да кунаклар үзләре өчен бик күп матур урыннарны ачтылар. 
Аннары «Юрий мәгарәсе» визит-үзәгендә булдылар. Биредә аларга барлык локацияләр, пакет турлары һәм күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге тәкъдим ителде. 
– Безнең бурыч – инфраструктураны сыйфатлы эксплуатацияләү һәм үстерү, бердәм эш стандартларын булдыру, хезмәт күрсәтүче эшмәкәрләрне җәлеп итү, территорияләрне үстерү, - дип билгеләп үтте Марсель Миңнуллин. - Оешкан төркемнәргә һәм Кама Тамагына мөстәкыйль килгән туристларга без мәгълүмати ярдәм күрсәтәбез, туристлык инвентарен һәм лекцияләр залын, сувенир продукциясен, кафены арендага бирәбез, ә төркемнәргә Казаннан трансферт та тәкъдим итәбез.
Күп кенә туроператор- ларның Кама Тамагында булганы бар һәм бездәге матур урыннар турында беләләр. Алар соңгы арада булган уңай үзгәрешләргә гаҗәпләнделәр. Болар – уңайлы функциональ визит-үзәк, парковка, махсус саклана торган территория буенча навигация, андагы чисталык һәм тәртип, туристлар өчен булдырылган уңайлыклар, юллар һәм баскычлар, күзәтү мәйданчыклары.
Безгә беренче тапкыр килгән кешеләр сәяхәт вакытында ачылган күренешләргә карап сокландылар һәм, әлбәттә, тагын да матуррак урыннарны күрергә өметләнделәр. Аларның өметләре тулысынча акланды.
Озатып йөрүче һәм экскурсовод Рөстәм Әхәтов турда катнашучыларга фонарьлар куелган брендлы каскалар бирде һәм төркемне ташландык штольняларга алып барды. Бу юлы штольнялар буенча экскурсия белән генә чикләнергә булдылар, чөнки кунаклар һәрвакытта да Юрий мәгарәсенә керергә әзер түгел. Штольнялар да турда катнашучыларда көчле тәэсир калдырды, барысы да моның күбрәк экстремаль ял төре булуын һәм туристлык фирмаларының барлык клиентларына да туры килмәячәген билгеләп үттеләр.
Аннары төркем тәмле төшке аш белән сыйланды, ул аларның клиентларына да – туристлык сәфәре пакетларының берсен сатып алучыларга да тәкъдим ителәчәк.
Кама виноград бакчасына бару безнең районда җитештерелгән сырларны татып карау белән генә чикләнде, чөнки октябрьдә виноград калмаган иде инде. Быел барлык виноград үстерүчеләр үз продукцияләрен тулысынча сатып бетергән. 
Соңыннан Лобач тавында булдылар. Ләкин зур уңайлы автобус төркемне тиешле ноктага илтеп җиткермәде, шуңа күрә аларга яр буйлап тауга менәргә туры килде. Бу маршрутны барысы да үтә алмады.
Көн азагында без туроператорлар белән тагын бер тапкыр очраштык һәм тәэсирләре белән уртаклашуларын сорадык.
– Искиткеч күренешләр, көндез дә, кояш баеганда да штольняларда без бик күп шәп фотолар ясадык, клиентларны кызыксындырырлык әйберләр күп булачак.
– Сездә моннан 10 ел элек булган идек, биредә глобаль үзгәрешләр булган, бик уңайлы, шәп, заманча.
– Сезнең тур экстремаллар өчен, ләкин андыйлар да бездә аз түгел, шуңа күрә аларга тәкъдим итәрлек нәрсәләр булачак.
 – Мари Иле халкы өчен Кама Тамагы – ял көне туры ул, озак сәфәрләргә вакыты булмаганнар өчен кирәкле булыр дип уйлыйм.
Төркемне Лобач тавында көткән арада Ульяновскийдан килгән кунаклар белән таныштык. Дүрт кешедән торган гаилә якын-тирәдәге барлык матур урыннарны әйләнеп чыкты, алар безнең районда инде беренче генә тапкыр түгел һәм искиткеч күренешләрне күреп кабат сокландылар. Ульяновск туроператорлары танышу турында юкка катнашмадылар. Аларның клиентлары инде бар. Видеорепортажны сайттан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев