Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без бит авыл баласы...

Авылда яшьләр калмый дибез һәм моңа күп сәбәпләр эзлибез. Туган якларында төпләнеп калып, гаилә корып, тырыш хезмәт итүчеләр дә бар бит, югыйсә. Һәм аларга сокланып карыйбыз, чыннан да чит җирләргә чыгып китеп, туган авылларын юксынып яшәмиләр, ә бүгенге көндә кечкенәдән күңелгә якын газиз туган җирләренең үсешенә, үзгәрешенә мөмкин булган кадәр...

Бүген безнең язмабыз - Айсылу һәм Илфат Хуҗиннар гаиләсе турында. Гаилә башлыгы Илфат Исмәгыйль улы Кама Тамагы АХПның Кече Салтык бүлекчәсе механизаторы. Хуҗалык җитәкчесе Рәшит Зәйнуллин аның турында болай диде: "Илфат эшкә җаваплы карый, аңа нинди генә эш йөкләсәң дә, ул аны җиренә җиткереп башкара. Силос салуда бертуктаусыз эшләде. Гаиләсе дә үрнәк, авыл халкы аларны хөрмәт итә". Кече Салтык авылында гомер итүче әти-әниләре Роза һәм Исмәгыйль Хуҗиннар дүрт бала тәрбияләп үстерә. Ике ул, Илфат, Илшат һәм ике кыз - Гөлшат һәм Гөлназ. Илшат та бүгенге көндә механизатор, аңа эшендә абыйсы һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Улларының техника яратуларына, әлбәттә, аларның әтисе Исмәгыйль абый сәбәпче була, ул озак еллар дәвамында хуҗалыкта шофер булып эшли. Ә эш сөю, авырлыкны, киртәләрне җиңеп чыгу сәләте әтиләреннән дә, әниләреннән дә килә торгандыр. Роза апа да авылдагы хезмәтнең ачысын үз җилкәсендә татыган кеше, ул сыер савучы булып эшләгән, хәзерге көндә лаеклы ялда, балаларының гаиләләренә һәрчак булышып, алар белән горурланып яшәүче киң күңелле әни һәм дәү әни. Әлеге гаиләдә өлкән буын да, яшьләр дә бер нигездә яши, тату, бер-берсенә хөрмәт белән караучы зур гаиләдә һәркемгә урын табыла, балалар дәү әни, дәү әти тәрбиясен алып, алар кайгыртуын тоеп үсәләр.

Айсылу кайнана, кайнатасы турында болай диде: "Өлкәннәр безнең өчен бик зур терәк. Мин үзем сыер савучы булып эшләгәч, иртән торып эшкә чабам, ә дәү әниләре балаларны уятып, иртәнге ашларын ашатып мәктәпкә озата, каршы ала. Без алардан башка нишләгән булыр идек, без әти-әнине бик хөрмәт итәбез, бар эшне дә алар белән бергәләшеп, киңәшләшеп эшлибез". Айсылу хуҗалыкның гына түгел, район күләмендә алдынгы сыер савучы. Илфат белән Айсылудан авыл хезмәте җиңел түгел бит дип сорагач, "Бер эшнең дә җиңеле юк, тырышсаң барысын да булдырырга мөмкин", дип җавап бирделәр.

Илфат белән Айсылу ике бала үстерә, Рузил белән Рузилә - Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары. Алар кечкенәдән гаилә бәхетен, мул тормышны бер-береңә таянып, тырыш хезмәт белән булдырылуын каннарына сеңдереп үсә, чөнки гаиләдә моңа беркем дә шикләнми. Алар үз хуҗалыкларында да 5 сыер һәм бозаулар асрый. Үз бәхетеңне тир түгеп табу бу гаилә өчен буш сүзләр түгел һәм моны аңлау бер буыннан икенче буынга күчә. Бу көннәрдә Хуҗиннар гаиләсендә олы шатлык - Илфат Исмәгыйль улы туган көнен билгеләп үтә, аңа - 40 яшь. Аның янында хатыны һәм балалары, әти-әнисе һәм туганнары. Без аңа саулык-сәламәтлек, эшендә уңышлар телибез, янәшәбездә үз бәхетен үзе корган, тырыш, сабыр холыклы, тыйнак чын ир-егетләр булганда гаиләләр имин булыр, авыллар тормышы да уңай якка үзгәрер, дигән уй-теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X